Маяк
+12 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
15 октябрь , 09:05

Батырлык үрнәге күрсәтте

Махсус хәрби операция башлану белән күпләр сыналды. Тетрәндергеч афәт Иштирәк авылында яшәүче Гөлзифа һәм Сабитҗан Заһировларның гаиләсен дә урап узмый.

Добавить в предпочтительные источники Google
Батырлык үрнәге күрсәттеБатырлык үрнәге күрсәтте
Батырлык үрнәге күрсәтте

Махсус хәрби операция башлангач та, хәрбилеген тагын бер кат сынап карарга теләп, “Җиңеп кайтабыз!”, дип китәФилүс сабитҗан улы.

Ф.Заһиров бала чактан ук шук, тырыш егетбулып үсә. 8 сыйныфны тәмамлагач, укуын Югары Яркәйдәге 86 нчы һөнәри училищеда дәвам итә һәмэлектрогазосварщик һөнәрен үзләштерә. Кулына диплом алгач, Иштирәктә машинатрактор мастерскоенда хезмәт юлын башлый.

Ата-бабалардан калган традицияләргә тугрылык саклауны барыннан даөстен күрде. 1997 елның көзендә армия сафларына алына. Хезмәт иткәндә, әти-әнисенә командирларыннан мактау хатлары гел килеп торган. Төньяк Осетиядә хәрби бурычын үтәп кайткач, Уфа шәһәрендә УМПОга эретепябыштыручы булып эшкә керә. Тырыш егет кушылган эшне һәрвакыт җиренә җиткереп намус белән башкара.

Агымдагы елның февраль аенда СВОга контракт төзеп китә ул. Аның махсус хәрби операциягә үзе теләп китүе дә хәрбилеген алга куеп, туган илне - газиз җиребезне басып алучылардан саклау һәм исәнсау кире әйләнеп кайту иде. Аның батырлык үрнәге югары бәһаланып, Жуков медале белән бүләкләнә.

Авылдашыбызның үлемнән бер адым алдарак атлавы - безгә яшәргә көч, ышаныч, ныклык бирә.Кылган гамәленең асылы - кешелекне тирәнрәк аңларга, ни өчен яшәвебезне тоемларга булыша, кеше булып калыр-га этәрә. Бер караганда гапгади авыл егетенең уймаксатларының биеклеген һәм бөеклеген аңлыйсың да, уйга каласың. Нинди көчле рухлы булырга кирәк ир башына!

- Безнең бурыч – киләчәк буынга дөрес тәрбия бирү. Шуңа күрә укучылар белән ешрак очрашулар уздыру, булачак солдатларны армия тормышына әзерләү мөһим. Үз теләге белән баручылар үзләрен саклап, алныартны карап, йөрсеннәр иде. Командирлар нәрсә кушканны тыңласыннар, белмәгәнне сорасыннар. Беренче тапкыр баручыларга ярдәм кирәк булса, яки юлга җыенырга, кирәкяраклар тутырышуда булышырга, киңәшемне бирергә әзермен, - ди кыю яугир.

- Улым бик туган җанлы, якыннарын ярата, һәрвакыт ярдәм итә, сүз белән түгел, ә үз үрнәге белән – намуслылык, көч һәм яхшылык тәрбияли. Без аның белән чиксез горурланабыз һәм аның өчен көн саен дога кылабыз, – ди хәрбинең әнисе Гөлзифа Заһирова.

Якташыбызга хәрби бурычын исәнимин үтәп, туган якларына кайтуын телибез. Илебез күге һәрвакыт тыныч һәм аяз булсын.

Нәсимә ИНСАПОВА. Иштирәк авылы.

Батырлык үрнәге күрсәтте
Батырлык үрнәге күрсәтте
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас