

Әгълә Исламов М.Гәрәев ис. кооперативта озак еллар фидакарь хезмәт итә. Соңгы вакытта склад мөдире булып эшли. тырышлыгы югары бәһаланып, БР авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасына ия булды.
– Эш ел әйләнәсе диярлек бара, – ди Ә.Исламов. – Ындыр табагы территориясен яздан ук әзерли башлыйбыз. Апрельдә чәчүлек материалны агуларга керешәбез. Складта шулай ук ашламалар, гербицидлар саклана. Ә инде уңыш өлгергәч, аны җыеп алганнан соң, игенне кабул итү алып барыла, алар ашлыкны чистарту машиналары аркылы чыгартыла. Иң мөһиме – чүпләрдән сыйфатлы итеп чистарту. Шулай да чәчүлек материалны саклау өчен планлы рәвештәге төпле эш алып барыла.
Тәҗрибәле хезмәткәр барысын да вакытында эшләргә, саклау технологиясен үтәргә кирәк, дип белдерә. Уңышны җыеп алгач, аңа шулай ук пайчыларга иген бирү вазифасы да йөкләнә.
Хезмәткәр билгеләп үткәнчә, чәчүлек материал белән эшләү шактый тырышлык таләп итә, арыган чаклары да була икән, ләкин ул зарланмый, басучылыкның табышлы булуы күп яктан аның һәм хезмәттәшләренең тырышып эшләвеннән торуын белә, чөнки сыйфатлы чәчүлек материал – булачак мул уңышның нигезе.
– Хуҗалыгыбыз ныклы, җитәкчебез Илгизәр Хәмидуллин кул астында тату коллектив эшли. Яшәргә һәм эшләргә бар шартлар да бар, авыл яхшырганнан-яхшыра, сәламәтлек кенә булсын, – ди авыл уңганы.