

“Урожай” токымчылык заводы җәмгыятендә Рәфис Имамовны бу вазифага 2023 елда тәгаенлиләр. Үз һөнәрен ул биш бармагыдай белә. Рәфис Мирхәт улының тырыш хезмәте БР авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бәяләнде.
Армия сафларында хезмәтен тутыргач та, чит җирләрне сайламый. Аның бар гомере туган авылы белән бәйле. Җәмгыятьтә газовик, водитель, автомеханик, баш инженер кебек һөнәрләрне намус кушканча башкара, коллективта абруй казана. Берьюлы читтән торып Башкорт дәүләт аграр универститетында агроном белгечлеген үзләштерә. Берничә ел “Сигнал” колхозын җитәкли, “Үзәк МТС” җәмгыятенең Илеш филиалында директор урынбасары кебек вазифада була.
2023 елда тәҗрибәле, таләпчән, үз эше остасын “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятенә терлекчелек буенча механик итеп тәгаенлиләр. Хезмәткәр үзенә йөкләтелгән бурычны намус белән башкара.
-Малчылыкта кирәкле техника яисә җиһаз ватылса, су, газ, электр, төзелеш мәшәкатьләре булса, иң беренче Рәфис Мирхәт улына мөрәҗәгать итәбез. Без һәрвакыт аның ярдәменә таянабыз. Булсын, дип, бар күңелен салып эшли. Белмәгәне юк аның, – диләр аның хакында хезмәттәшләре.
Гомумән, җәмгыять заман белән бергә атлый. Производство туктаусыз, ватылуларсыз эшләсен өчен вакытында көйләү – болар барысы да Рәфис Имамов җаваплылыгында һәм ул моны тел-теш тидерми алып бара һәм җәмгыятьнең районда күп күрсәткечләр буенча алдынгы позициядә торуында да авыл уңганының өлеше гаять зур.