

Сер түгел, гомум эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге урта звено кадрларының оештыру осталыгына, кешеләр белән уртак тел табып эшли белүенә бәйле. Җәмгыятьнең машина-трактор паркы мөдире Денис сәфиуллин нәкъ менә шундый сыйфатларга ия. Аның хезмәт биографиясе туган җирендә башлана һәм бүген дә, күркәм эшләре белән бизәлеп, матур дәвам итә.
Бу җаваплы эшкә алынганчы ул Түбән Череккүл урта мәктәбен тәмамлый һәм Югары Яркәйдәге Башкорт аграртехнология колледжында белем ала. Биредә механизатор-эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. 2006 елда армия сафларына алына. Ырынбур өлкәсендә әзерлек курслары үтә һәм Псковта һава оборонасына каршы гаскарендә хезмәт итә. Хезмәте чорында туган йортка егетнең үрнәкле солдат булуы турында командирыннан Рәхмәт хатлары килә. Армиядән кайту белән төрле эшләр башкара. Арытаба Куйбышев ис. җәмгыятькә электрик булып урнаша. Күңеле эшкә җилпенеп торган егетне хуҗалыкта сөенеп каршы алалар. Һөнәрен зур төгәллек белән башкара. Шул ук вакытта тырыш егет урак вакытында комбайнга утырып, көзге кыр эшләрендә катнаша. Мал азыгы әзерләүгә дә лаеклы өлеш кертә. “Джон-Дир” тракторы белән игеннән бушаган басуларны сөрә. Күп еллар дәвамында ул бай тәҗрибәпе игенчеләр янәшәсендә эшләп хезмәт күнекмәсе ала, техниканы, агрегатларны тирәнтен өйрәнә, мактаулылар сафында була. Шулай булмыйча, хезмәт тәрбиясе Дениска бәләкәйдән бирелә. Әтисе бар гомерен водитель һөнәренә багышласа, әнисе – сыер савучы. Бүген инде үзенә нинди эш йөкләсәләр, шуны булдыра торган бай тәҗрибәле белгеч булып җитешкән егет.
Гаиләсе белән дә бәхетле ул. Тормыш иптәше Серафима белән өч бала – Никита, Кирил, Ксенияны тәрбиялиләр.
Район сабантуенда Денис Рәмил улының хезмәте лаеклы бәһаланды, авыл уңганына БРның Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы тапшырылды