Маяк
+1 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
21 Октября , 11:05

Вакыт кадерен белеп

Билгеле булуынча, районда бөртеклеләрне урып-җыю кампаниясе төгәлләнеп, басуларда соңгы эшләр бара. «Үзәк МТС» җәмгыятенең Илеш филиалы уңганнары агымдагы урак кампаниясен тәмамлап, малларны уңышлы кышлату өчен ныклы азык запасы туплады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Вакыт кадерен белепВакыт кадерен белеп
Вакыт кадерен белеп

Бөртеклеләрдән барлыгы 9254 тонна тулай җыем алынып, уртача гектар куәте 27 центнер тәшкил итте. Малларны бай рацион нигезендә ашату иң мөһим бурычларның берсе булып, печән – 228 т, сенаж – 2265 т, силос – 5752 т, кукуруздан карнаж – 800 т, салам 800 т хәзерләнгән.

Бүгенге көндә предприятие эшчәннәре бар көчне басуларны эшкәртүгә, орлык әзерләүгә, көнбагыш суктыруга юнәлткән.

Әйткәндәй, бу культураны үстерүгә ныклы игътибар бирелгән – яхшы итеп сөрелгән мәйданнарга чәчелгән. Нигез салганчы чәчүлекләргә культивация ясалган, җитәрлек күләмдә минераль ашлама кертелгән, шытып чыккач, рәт аралары да сыйфатлы итеп эшкәртелгән. Өстәвенә, төрле авыруларга, бөҗәкләргә каршы чаралар вакытында башкарылган. Техник культура 1913 гектар мәйданны биләгән. Көнбагышның клио, кречет сортлары игелгән.

Аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга тырышты авыл уңганнары. Әлеге культураны 8 «Нью-Холланд» комбайнында тәҗрибәле механизаторлар Динис Гыйльметдинов, Алмаз Хаҗиев, Фәйләс Сәлимов, Илнур Газизов, абыйлы-энеле бертуганнар Виктор һәм Вадим Исановлар, Радмир һәм Рәмзә Фаезовлар суктырган.

Ташучы «КамАЗ» водительләре Рәфис Әмирголов, Илфат Абдуллин, Илнур Фәтхлисламов, Азамат Мәхмүтов җитезлек күрсәткән. Алар көненә 10-12шәр рейс ясарга өлгергән.

Көнбагышның уртача гектар куәте 20 центнер тәшкил итә. Ул Лаяшты һәм Ишкар ындыр табакларына ташылган. Биредә ындыр табагы мөдирләре Рәйлә Хәбирова, Лира Гатиятуллина, машинистлар Илнур Хәбиров, Газизҗан Кәбиров, механизаторлар Сөләйман Әхмәтханов, Илгиз Нурисламов, эшчеләр Зилия Нәгыймова, Эльвира Ханова зур тырышлык сала.

Шуны да билгеләргә кирәк, игеннәр вакытында тазартылып, киптерелеп келәтләргә урнаштырылган. Киләсе ел өчен җитәрлек күләмдә орлык әзерләнә. Чистартылган көнбагыш Бөре элеваторына озатыла.

Майлы культураны анда өлгер водительләр Наил Хафизов, Илдар Насыйпов, Айрат Нафыйков, Илдар Николаев “МАЗ” автомашинасында ташый. Элеваторга көн саен 200 тоннага якын көнбагыш китерелгән.

Комбайн артыннан егылып калган камыл органик ашламага әйләнәчәк, киләсе ел бу урында бодай чәчү карала.

Филиал хезмәтчәннәренә ике тапкыр тукландыру оештырылган. Азат Гыйльданов, Әүхәт Авзалов, Камил Валькаев кыр батырларына ризыкларны вакытында алып килә.

Туңга сөрүчеләр дә - сынатмый, ул бер сменада оештырылган. Куәтле тракторларны хезмәтләндерүче уңган механизаторлар Азамат Таҗетдинов, Рәфис Габбасов, Әнис Шәйхразиев көнне-төнгә ялгап эшли.

Шулай ук филиал эшчәннәре киләсе ел уңышын кайгыртып, бу җәһәттән җир куенына арыш һәм кышкы бодай чәчелгән. Аны тәҗрибәле механизаторлар Илдус Шафыйков белән Азамат Таҗетдинов башкарган.

Гомумән, ирешелгәннәре – үрнәк итеп куярлык, иген кырлары – сокланырлык. Уртак тырышлык белән иген келәтләре ашлык белән тулган, малларга җитәрлек күләмдә азык тупланган.

Көнбагыш келәтләрдә язга тиклем ятачак. Һәр хәлдә, хакы күтәрелгәнче. Әле аның тоннасына хак 23 мең сум белән билгеләнгән. Чагыштыру өчен, былтыргы көнбагышны хуҗалык 40 мең сум белән тапшырган. Хакны аграрийлар үзе түгел, базар куя. Шуңа да аграрийлар яраклашырга, уңайлы мәлен туры китереп сатырга тырыша. Чөнки тау булып өелеп яткан уңышның һәр бөртек көнбагышы да ул авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең көче, тире, йокысыз төннәре.

Лира ШАМИЛЕВА.
Роберт КӘБИРОВ фотолары.

Вакыт кадерен белеп
Вакыт кадерен белеп
Вакыт кадерен белеп
Вакыт кадерен белеп
Вакыт кадерен белеп
Вакыт кадерен белеп
Вакыт кадерен белеп
Вакыт кадерен белеп
Вакыт кадерен белеп
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас