Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
5 июль 2019, 11:30

Паралимпия уеннары чемпионы Ирек Зарипов гаиләсенә - медаль!

8 июльдә Бөре шәһәрендә узачак Гаилә фестивалендә Вәсилә һәм Ирек Зариповлар да булачак.

8 июльдә Бөре шәһәрендә узачак Гаилә фестивалендә Вәсилә һәм Ирек Зариповлар да булачак. Юл һәлакәтендә ике аяксыз калган улларының дөнья чемпионы, күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм батырлык үрнәге булуына алар салган көч, түземлекне бәяләп бетергесез.
2010 елда Ванкувердагы Паралимпия уеннарында Стәрлетамак биатлончысы 4 алтын медаль яулавына кадәр 10 ел буена үтелгән ара да бар.
17 яшьлек Ирек Зарипов мотоциклда 9 тонналы "МАЗ" машинасына килеп бәрелгән көн дә... Бәхеткә, табиблар аны коткара, әмма аякларын саклап кала алмыйлар. Якыннарының ярдәменә таянып, ул аяксыз яшәргә өйрәнә, спортта һәм сәясәттә югары үрләр яулый.
Василә һәм Айрат Зариповлар Стәрлетамак кирпеч заводында эшләгәндә таныша. Кыз буфетта эшли, егет анда төшке ашка килә. Бер караштан гашыйк булып, ярты елдан соң өйләнешә алар.
Гаиләгә күп сынаулар аша узарга туры килә, әмма алар бирешми. Аяксыз калган улларына тулыканлы тормыш белән яшәргә барлык көчен салган ата-ана бүген аның алтын медальләре белән генә түгел, ә гаиләсе белән дә горурлана.
- Бер бәйрәмне дә аерым үткәргәнебез юк, Ирекнең хатыны, балалары, алар арасында булган бердәмлек, матурлык - безнең иң зур шатлыгыбыз, - ди алар.
Гаилә фестивале Бөре шәһәренең үзәк мәйданында 8 июльдә 16 сәгатьтә башлана.
чыгынак: матбугат ру
Читайте нас: