Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
15 июль 2019, 13:00

Халыкара балалар уеннарында Уфа командасы җиңде

Халыкара балалар уеннарында спортның тугыз төре буенча 88 бүләк комплекты тапшырылды.

Халыкара балалар уеннарында спортның тугыз төре буенча 88 бүләк комплекты тапшырылды.
Уфа командасы 25 медаль: 8 - алтын, 6 - көмеш һәм 11 бронза медаль яулады.
- Безнең уеннарның концепциясенә ярашлы, йомгакларны медальләр саны буенча чыгару каралмаган. Иң мөһиме, балаларның бер-берсе белән аралашуы. Шулай да Уфаның беренче урын яулавын хәбәр итүемә шатмын, - диде уеннарның баш судьясы Андрей Кривошеев.
Халыкара балалар уеннары генеральный секретаре Ричард Смит Уфада бу чара югары дәрәҗәдә үтте, дип белдерде.
"Волонтерлар гел ярдәмгә килде. Минем Русия буенча телефоным нибары ике тапкыр шалтырады. Бу яхшы билге, - диде Ричард Смит. - Мин Уфаның кунакчыллыгы турында күп ишеттем һәм беләм, хәзер аның данын бөтен дөньяга таратучы 1500 илчесе бар".
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин билгеләвенчә, киләчәктә бүгенге спортчылар, Олимпия уеннарында катнашып, үз илләре өчен медальләр яулаячак.
Бүген "Ватан" паркында Халыкара балалар уеннарын ябу тантанасы була. Анда Радик Юлъякшин чыгышы һәм салют көтелә.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: