Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
23 июль 2019, 14:30

Илеш футболчылары сынатмас

БР Авыл уеннары рамкаларында футбол буенча финал ярышы узды

Стәрлетамак шәһәрендә БР Авыл уеннары рамкаларында футбол буенча финал ярышы узды. Бәйгедә барлыгы 9 команда үзара көч сынашты. Илеш спортчылары зона ярышында җиңү яулап, биредә дә сынатмады, яхшы уен күрсәтте. Ярыш ике төркемдә оештырылып, һәрберсендә сайлап алу уеннары үтте. Безнең футболчылар Көергәзе районы командасын 2:1 исәбе белән җиңеп, бары тик Уфа һәм Борай районнарыннан аз гына калышты. Райондашлар 5-6 урынга пенальти сериясендә Хәйбулланы җиңеп, нәтиҗәдә 5 урын яулады. Киләчәктә аларга яңадан-яңа җиңүләр телибез
Читайте нас: