Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
23 июль 2019, 15:00

Велоярыш чемпионы

Яр Чалллы шәһәрендә велоспорт буенча ТР беренчелегенә ярыш үтте

Яр Чалллы шәһәрендә велоспорт буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә Илнур Закарин кубогына ярыш үтте. Трассада иң көчле спортчылар очрашып, иң җитезләре беренчеләрдән финишка килде. Безнең район данын Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе (укытучы-тренеры – Миңневәли Рахманголов) Алмаз Гыйльданов яклады. Яшь велосипедчы 1 алтын һәм 2 бронза медаль яулап, уңышлы чыгышы белән сөендерде. Бәйгенең беренче көнендә төркем узышында Алмаз – өченче, икенче көнне критериум узышында – беренче, өченче көнне аерым старт белән шәхси ярышта өченче урынга ия булды.
Читайте нас: