Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
9 август 2019, 13:34

Җиңү җиңел бирелми

Илештә Русия данын дөнья күләмендә яклардай чемпионнар тәрбияләнә

Илештә Русия данын дөнья күләмендә яклардай чемпионнар тәрбияләнә

Илешлеләр якташларының спорттагы уңышлары белән хаклы рәвештә горурлана. Биредә республикабыз, илебез дәрәҗәсендә, дөньякүләм ярышларда җиңү яулаган спортчылар тәрбияләнгән.

Дөрес, ниндидер дәрәҗәгә ирешү өчен генә шөгыль­ләнмиләр спорт белән. Спорт ул, тәү чиратта, сәламәтлек. Райондашларыбызның сәла­мәтлеген ныгыту өлкәсендә үз һөнәрләренең осталары – югары һәм урта махсус бе­лем­ле тәҗрибәле тренер­лар, физик культура укытучы­лары эшли. Районда ике балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, физкуль­тура-савык­тыру һәм “Кара юрга” ат спорты комп­лек­слары, өлкән­нәр һәм бала­лар йөзү бас­сейннары бар. Балалар спорт мәктәп­ләрендә 1254 бала даими спорт белән шөгыль­ләнә. Спорт залларын нәти­җәле файда­лану максатында өл­кән­нәр өчен дә аерым секция һәм түгәрәкләр оеш­тырылды.

Районда спортның аеруча футбол, волейбол, милли көрәш, чаңгы ярышы, хоккей, велоспорт, йөзү, армрес­тлинг һәм башка төрләре популяр. Якташларыбыз авыл спар­такиа­даларында, аерым спорт төр­ләре ярышларында теләп кат­наша. Авыл спорт­чыларының рес­публика спар­такиадасында Илеш районы вәкилләре бигрәк тә полиат­лон, армрестлинг, футбол ярышларында матур күрсәт­кеч­ләргә ирешә.

Ел дәвамында спорт мәк­тә­бендә, аерым секцияләрдә шөгыльләнү­челәр төрле дә­рә­җәдәге ярышларда катна­ша. Узган елда, мәсәлән, без­нең спортчылар 124 ярыш­­ка барды. Шушы бәйге­ләрнең 7се Бөтенрусия дәрә­җәсендә булса, 45е рес-

пуб­лика беренчелегенә иде. Спортчыларыбыз матур нә­тиҗәләргә ирешә. Узган елда 261 кешегә спорт разряды бирелде, 1 спортчы мастер­лыкка кандидат нормативын үтәде.

Агымдагы елда милли көрәш буенча Русия берен­челегенә Казанда үткән ярыш­та безнең егетебез Ле­нар Хәсбиев икенче урынга чыкты һәм спорт мастер­лыгына кандидат нор­мативын үтәде. Денис Гәрәев исә өченче булды. Армрестлинг (кул көрәше) буенча Русия чемпионаты Мәскәүдә үткән иде. 1нче балалар һәм үсмерләр мәктәбендә тренер Айбулат Усманов җитәкче­легендә шөгыльләнүче еге­тебез Илвир Нәфыйков бе­ренче урынны яулады һәм аңа “Русия спорт мастеры” дәрәҗәсе бирелде. Ул, шулай ук, Русия җыелма коман­дасына кертел­де, Грециядә үткән дөнья берен­челегендә 4нче урынга чыкты.

Әйтергә кирәк, спортта җиңү җиңел яуланмый. Көчле рухлы һәм мак­сатчан булыр­га, күнегүләрнең үзен­чәлекле системасына буйсы­нырга ки­рәк. Чын спортчы булырга ом­тылучан балада тәвәккәл­лек, үҗәтлек, чыдамлык, җитдилек һәм үз-үзенә ыша­ныч көчле булырга тиеш. Илвирдә алар бар. Әлеге спорт белән ул 13 яшьтән шөгыльләнә. Аның тренеры Айбулат Насыйп улы бик таләпчән, ул үсмерләрдә алда саналган сыйфатларны тәрбияләүгә беренчел игъти­бар бирә. Ил берен­челегендә катнашканчы Илвир өч тап­кыр Башкортстан, өч тапкыр Идел буе федераль округы буенча чемпион булды.
Читайте нас: