Уфа шәһәрендә полиатлон буенча XXVIнчы авыл спорт уеннары исәбенә ярышта Илеш җыелма командасы 800 очко җыйды һәм өченче урынга чыкты. Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең укытучысы Данил Шәһабетдинов җитәкчелегендәге үз составына Сабина Мөхиярованы (Югары Яркәйдәге дүртенче урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы), Элиза Мостафинаны (Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең 11 сыйныф укучысы), Радмир Баһмановны (БДМУның 4 курс талибы), Фәнзил Яһудинны (беренче гимназиянең физик культура укытучысы) берләштергән команда яхшы чыгыш ясады.