Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгыта, көч-куәт өсти, ихтыярны чыныктыра. Үзебездә бассейн булуы гына да ни тора! Күрше районнардан килеп, безнең бассейнга кызыгып китәләр. Биредә кечесеннән алып, олысына кадәр йөзү алымнарын үзләштерә, заманча җиһазландырылган тренажерлар залына йөри.
Монда тудырылган уңай шартлар яшь йөзүчеләргә кечкенәдән бу спорт төрендә камилләшергә, үз өстендә эшләргә мөмкинлек бирә. Укучылар моны яхшы аңлап, йөзү түгәрәкләрендә күпләп шөгыльләнә. Даими уздырылып торган ярышлар да аларга үз көчләрен сынап карарга, яңадан-яңа бәйгеләрдә катнашырга дәртләндереп тора. Шул рәвешле, бассейн 15 ел уңышлы эшчәнлек алып бара, килүчеләр, шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта.
Коллектив 23 хезмәткәрне берләштереп, шул исәптән укытучы-тренерлардан Зилира Зиннәтуллина, Раушания Яппарова, Кәүсәр Сәетов, Фәүзия Мөхәммәдиева, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рәфидә Миңнекәева укучыларны йөзү серләренә өйрәтә.
Бәйрәм уңаеннан биредә «Күңелле стартлар» уены оештырылды. Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча район комитеты рәисе Иршат Фәсхиев, Югары Яркәйдәге икенче балаларяшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Сәетов чыгыш ясап, яшь йөзүчеләргә уңышлар теләде. Чараны район балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүчеләр (җитәкчесе – Әлфия Вәлиева) концерт номерлары белән музыкаль яктан бизәде.
Бәйгедә биредә шөгыльләнүчеләрдән «Паруслар», «Пингвиннар», «Ерткычлар», «Пиратлар» командалары төзелеп, алар үзара көч сынашты. Эстафета уеннарында һәр команда финишка беренче килергә омтылды. Нәтиҗәдә, «Паруслар» - беренче, «Пингвиннар» - икенче, «Ерткычлар» - өченче, «Пиратлар» дүртенче урын яулады. Чара ахырында барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.