Маяк
-3 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Спорт
1 гыйнвар 2021, 02:00

Бездә - республика ярышы

Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексында республика ярышы үтте.

Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексында 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Мәгариф министрлыгы беренчелегенә финал ярышы үтте. Бәйгедә республиканың иң яхшы 8 командасы (Илеш, Калтасы, Миякә, Зилаир, Бүздәк районнары, Дәүләкән, Дүртөйле, Күмертау шәһәрләре) үзара көч сынашты. Азартлы һәм көчергәнешле барган турнирда ике төркемгә бүленеп уйнадылар һәм иң күп очко җыйганнары Илеш, Дүртөйле, Калтасы һәм Бүздәк футболчылары ярымфиналда очрашты. Өченче урын өчен барган уенда Калтасы спортчылары Илешлеләрне җиңде. Финалга Дүртөйле белән Бүздәк чыгып, тәүгеләре җиңү яулады.
Читайте нас