Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Спорт
1 гыйнвар 2021, 02:00

Булачак солдатлар чыныгу үтә

«Орленок» балаларны сәламәтләндерү лагере МАУ базасында хәрби-кыр җыеннары бара

«Орленок» балаларны сәламәтләндерү лагере МАУ базасында район мәктәпләренең унынчы сыйныф укучылары һәм «Яшь армиячеләр» Бөтенрусия хәрби-патриотик җәмәгать хәрәкәтенең Илеш районындагы урындагы бүлекчәсе әгъзалары катнашлыгында 3 көнлек хәрби-кыр җыеннары бара. Булачак солдатлар биредә армия тормышы белән якыннан танышып, хезмәт тәртибен, коралдан ату алымнарын үзләштерә. Кыскасы, туган ил өчен ышанычлы сакчы сыйфатында үзләрен сынап карый. Барлыгы 106 укучы хәрби әзерлек мәктәбе үтә.
Тактик һәм практик занятиеләрне оешкан төстә алып барыла, укучылар Әфган һәм Чечня сугышы ветераннары белән очраша. Шулай ук биредә тантаналы шартларда Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе, Башкортстан Республикасы беренчелеге һәм Россия беренчелеге чемпионы Ильвир Нафыйковка (укытучы-тренеры – Айбулат Усманов) медаль элгеч бүләк ителде.
Гомумән, укучылар армия тормышына якынлаштырылган шартларда күнекмәләр алып, үзләрендә түземлелек, тырышлык сыйфатларын булдыру, киләчәктә патриотик рухны югалтмый, Ватаныбыз иминлеге өчен армия сафларында яхшы хезмәт итү теләге белән таралышыр, дип ышанабыз.
Читайте нас