Гражданнарга хәрби-патриотик тәрбиянең практик эшчәнлеген активлаштыру максатында районда оборона-масса һәм хәрби-патриотик айлыгы үтә. Әлеге чара рамкаларында Калашников автоматын сүтеп җыю, чаңгы узышы, пневматик винтовкадан ату буенча ярыш уздырыла. Лекцияләр, әңгәмәләр, Бөек Ватан сугышы, Әфгандагы хәрби хәрәкәт ветераннары белән очрашулар, «Зарница» уены, стройдагы җыр конкурсы, батырлык дәресләре, совет гаскәрләрнең Әфганстаннан чыгарылуга багышланган митинг, «Ягез әле, егетеләр!», Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы концерт оештыру планлаштырыла.