Район халкы спорт белән теләп шөгыльләнә, сәламәт яшәү рәвешен сайлый. Кышкы чорда чаңгыда, чанада, тюбингта, тимераякта шуалар. әйткәндәй, спортның чаңгы төре соңгы елларда ныклы үсеш алды. Бу җәһәттән районда ел саен традицион рәвештә чаңгы буенча ярышлар актив оештырыла. узган шимбә көнне Югары Яркәйнең телебашнясы янындагы чаңгы трассасында районның оешма-предприятиеләре, учреждениеләре, авыл советы авыл биләмәләре арасында бәйге узды.
Чарада барлыгы 74 чаңгычы катнашып, хатын-кызлар – 3, ир-егетләр 4 км араны үтеп иң җитезләре финишка тәүгеләрдән килде. Шәхси беренчелектә оешма-предприятиеләр, учреждениеләр арасында Чулпан Исламова, Фәнзил Яһудин (Мәгариф идарәсе МКУ) - беренче, Люция Хөсниярова («Тәмле» магазины), Илсаф Габдрахманов (Башкорт аграртехнология колледжы) – икенче, Гөлзифа Хәертдинова (Сәламәтлеге чикләнгән укучылар өчен Илеш коррекцион мәктәп- интернаты), Ингел Хәбиров (район суд приставлары бүлеге) өченче урын яулады. Командалар арасында Мәгариф идарәсе МКУ җиңүгә ирешсә, БАТК белән Илеш районының суд приставлары бүлеге икенче-өченче урыннарны бүлеште. Авыл советы авыл биләмәләре арасында Мәрьям Бикташева (Иске Күктау), Динар Шәрипов (Карабаш) – беренче, Оксана Тимербаева, Денис Мифтахов (Базытамак) – икенче, Әнисә Гыйльметдинова (Карабаш), Рушан Ахунов (Рсай) өченче урынга ия булды. Команда беренчелеген Карабаш чаңгычылары яуласа, Кужбахты белән Рсай спортчылары - икенче-өченче урыннарда.