Районда Фәрит Мәрвәров истәлегенә багышланган кубокка волейбол буенча XI турнир үтеп, ул физкультура-сәламәтләндерү комплексында, Түбән Яркәйдәге лицейда, Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә, Башкорт аграр-технология колледжында оештырылды. Анда барлыгы 33 команда үзара көч сынашып, Башкортстан һәм Татарстан Республикаларыннан 5 шәһәр һәм 12 район спортчылары катнашты. Турнир дүрт категориядә: яшүсмерләр, ир-егетләр, кызлар, ветераннар арасында үтте.
Нәтиҗәләргә килгәндә, кызлар арасында Илеш командасы (укытучы-тренерлары – Рәмзия Шәйхелисламова) җиңү яуласа, Туймазы белән Нефтекама шәһәрләре волейболчылары икенче-өченче урыннарны бүлеште. Әлеге төркемдә «Иң яхшы тоташтыручы» номинациясенә якташыбыз Алина Хәмитова лаек булды.
Яшүсмерләр арасында мөслимлеләргә тиңләшүче табылмады, Дүртөйле белән Бакалы районы уенчылары - икенче-өченче урыннарда. Ир-егетләр арасында Нефтекама шәһәренең «Башнефть-Логистика» җәмгыяте спортчылары җиңү яуласа, Бакалы җыелма командасы – икенче, ТРның Әлмәт шәһәре уенчылары өченче урынга лаек булды.
Ветераннар командалары да (45 яшьтән өлкәнрәкләр) бәйгедә көч сынашып, Уфа шәһәренең «Транстерминал» җәмгыяте командасы – беренче, Туймазы шәһәре спортчылары – икенче, Бакалы районы волейболчылары өченче урынга чыкты.