Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексында БР укучыларының XXIнче Спартакиадасы исәбенә 2004-2005 елгы кызлар һәм егетләр арасында волейбол буенча республика зона ярышы үтте. Бәйгедә 7 команда (Илеш, Туймазы, Чакмагыш, Краснокама, Шаран, Кушнаренко, Бакалы районнары) үзара көч сынашты. Илеш волейболчы кызлары командасы (укытучы-тренерлары – Рәмзия Шәйхелисламова) уңышлы чыгыш ясап, чемпион булды.