Спорт өлкәсендә югары казанышларга ирешкән, данлыклы шәхес, Русиянең халыкара дәрәҗәле спорт мастеры, горурланырлык якташыбыз Нурия Галихан кызы Нуретдинова истәлегенә полиатлон буенча ярыш үтте. Райондашыбыз биатлон буенча дүрт тапкыр СССР, унике тапкыр РСФСР һәм Русия, ике тапкыр Европа чемпионы, ике тапкыр РСФСР халыклары спартакиадасы җиңүчесе һәм шулай ук егерме тапкыр Европа, СССР, РСФСР, Русия кубокларына ия булган спортчы.
Әлеге ярышны традицион рәвештә ел саен уздыру планлаштырыла. Бәйге Русия ДОСААФның БР Илеш районындагы бүлекчәсе, Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында оештырылып, анда 5-8 һәм 9-11 сыйныфлар ике төркемгә бүленеп үзара көч сынашты.