Маяк
+14 °С
Облачно
Спорт
31 Декабря 2020, 21:00

Яшь армиячеләр тәрбияләү мәктәбе

Русия ДОСААФның Илеш районындагы бүлекчәсе нәтиҗәле эшчәнлек алып бара

Русия ДОСААФның Илеш районындагы бүлекчәсе рәисе Рәзиф Шәйхәйдәров шушы көннәрдә үткән отчет җыелышында 2018 елда Русиянең оборона куәтен арттыру буенча башкарылган эш-чараларны барлады.
Җыелыш барышында муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, Русия ДОСААФның БР төбәк бүлекчәсе рәисе Алексей Мамедов, муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитеты рәисе Иршат Фәсхиев, «Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов, «Яшь армиячеләр» Бөтенрусия хәрби-патриотик җәмәгать хәрәкәтенең Илеш районындагы урындагы бүлекчәсе рәисе Данил Шәһабетдинов катнашып, чыгыш ясады.
Читайте нас