+17 °С
Болытлы
Анда республиканың 9 югары һәм урта махсус уку йортларыннан 120дән артык спортчы катнашты.
Ярышта илешле, Башкорт дәүләт университеты талибы Илсаф Габдрахманов катнашып, көрәш нәтиҗәләре буенча 70 кг авырлык категориясендә ышанычлы рәвештә беренче урынны яулады.
Якташыбыз шулай ук Чуваш Республикасы Канаш районы «Импульс» физкультура-спорт комплексында узган Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегенә мас-рестлинг буенча өченче урынга лаек булды.
Котлыйбыз! Уңышлар телибез!