Маяк
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 апрель 2022, 15:02

Безнекеләр булдыра!

Югары Яркәйдәге беренче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен тәмамлаган спортчыбыз Линар Гыйлемханов Башкорт дәүләт медицина университеты командасы составында медицина университетлары арасында мини-футбол буенча Идел буе федераль округы беренчелегенең көмеш призеры булды.

Ярышларда Русиянең Саратов, Уфа, Киров, Пермь һәм Ижау шәһәрләреннән биш медицина югары уку йорты катнашты.
 
Тренер Е.В. Амозов җитәкчелегендәге БДМУ командасы Киров футболчыларын 1:0 һәм Пермьне 3:1 исәбе белән җиңде, Ижау спортчылары белән тигез - 4:4 исәпкә уйнады һәм 4:7 исәбе белән ярышларда җиңүче саратовчыларга биреште.
 
Линарны котлыйбыз һәм алга таба да спорт уңышлары телибез.
Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: