+18 °С
Болытлы
Ярышларда республикабыз шәһәрләре һәм районнарыннан 260 спортчы катнашты.
✨Безнең районны йөзү бүлеге укучылары тәкъдим итте: Альмир Нурмөхәммәтов, Айнур Галиәхмәтов, Алмаз Газизов, Дамир Латипов, Әмир Хәмидуллина, Дарина Раянова, Нурсан Ибраһимова, Самира Сөләйманова һәм Адилә Мансурова.
🏊Ярышлар нәтиҗәләре буенча егетләр һәм кызлар Яхшы ярыш тәҗрибәсе алдылар, үз нәтиҗәләрен яхшырттылар һәм разрядларын расладылар.
🏆Нурмөхәммәтов Альмир 683 очко җыеп, берничә ярышны берләштергән дисциплинада (400 м/с; 100 м/с; 50 м/с) иң яхшы 30 йөзүче рейтингына керде. Без спортчыларны, тренерларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә йөзүдә уңышлар телибез!