Маяк
+22 °С
Яңгыр
Спорт
7 ноябрь 2022, 04:22

Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Гран-прида җиңү яулады

Казан тамашачылары Вәлиевага ике минуттан артык алкышлады

Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Гран-прида җиңү яуладыКамилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Гран-прида җиңү яулады
Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Гран-прида җиңү яулады

Камилә Вәлиева җиңүгә ышанычлы барды, кыска программадан соң лидер булды. Ирекле программаның өченче этабында спортчы дүртле тулуп ясады. Камиләнең төп көндәшләре Вероника Яметова һәм Ксения Синицына булды. Ярышлар нәтиҗәсендә Вәлиева җиңүче булды, ул башкалардан 30 баллга күбрәк отып барды – 241,72 балл.

Камилә Вәлиева Россия Гран-приеның өченче этабында җиңүче булды. Фигуралы шуучы Пекиндагы Олимпиадага багышланган программасын кабат тәкъдим итте. Камилә үзенең чыгышы башында дүртле тулуп ясаганда егылды. Әмма калган сикерешләрне Вәлиева уңышлы үтте. Чыгышыннан соң спортчы ике тапкыр дүртле тулуп башкарырга тырышты. Ләкин, бу уңышлы тәмамланмады. Һәрхәлдә, Вәлиева ярышта җиңеп чыкты. Ирекле программа өчен аның нәтиҗәсе – 158,42 балл. Балларның гомуми суммасы – 241,72 балл.

 

 

Чыганак: Татар - информ

Фото: /riamediabank.ru/

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас