Маяк
+24 °С
Яңгыр
Спорт
9 ноябрь 2022, 12:00

"Мин патриот"

Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында «Мин патриот» район спорт-патриотик уены уздырылды

"Мин патриот""Мин патриот"
"Мин патриот"

Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында «Мин патриот» район спорт-патриотик уены уздырылды. Ул рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыруга, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә, башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыруга,  җаваплылык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Хәрби-спорт бәйрәмендә мәктәп укучылары шәхси күнекмәләрен башлангыч хәрби әзерлектә һәм спорт юнәлешендә күрсәтү мөмкинлегенә ия, командалар бердәм коллектив булырга һәм экстремаль хәлләрдә карарлар кабул итәргә өйрәнә. Ярышларда катнашучыларны тантаналы рәвештә комплекс директоры Айдар Фәрхетдинов, ярышларның баш судьясы — Түбән Яркәйдәге лицейның тормыш хәвефселеге нигезләре һәм технология укытучысы Денис Биктимиров сәламләде.

Уеннарда 4 команда – Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең шәйморатовчылары, 4нче урта мәктәпнең М.Гәрәев ис. кадет сыйныфы, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәбенең, Түбән Яркәйдәге лицейның яшь армиячеләре катнашты.

Киеренке ярышлар нәтиҗәсендә, кече сыйныфлар арасында беренче урынны - Югары Яркәйдәге беренче гимназия, икенче урынны дүртенче урта мәктәп, урта сыйныфлар арасында беренче урынны - Түбән Яркәйдәге лицей; икенче урынны Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәп.

Спортчылар «Мин патриот» спорт-патриотик уенында катнашучы грамоталарын алды. Уен бик дустанә һәм оешкан төстә узды. Барлык командалар да этапларны лаеклы җиңеп чыкты.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас