Маяк
+22 °С
Дождь
Спорт
27 Февраля 2023, 05:21

Югары Яркәй авылында көрәш буенча ярышлар узды

2 нче санлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган милли көрәш буенча ярышлар узды.

Югары Яркәй авылында көрәш буенча ярышлар уздыЮгары Яркәй авылында көрәш буенча ярышлар узды
Югары Яркәй авылында көрәш буенча ярышлар узды

Үз осталыкларын күрсәтү һәм келәмдә җиңү яулау өчен, малайлар бөтен көчләрен куйдылар. Беркем дә җиңелергә теләмәсә дә, катнашучылар чын ир-атлар буларак җиңелә һәм көндәшләрен җиңүләре белән котлый белделәр. Әлбәттә, җиңүчеләр үз тәҗрибәсен, осталыгын, көчен һәм чыдамлыгын берләштергән көрәшчеләр булды.

Җиңүчеләрне грамоталар һәм медальләр белән бүләкләделәр. Җиңүчеләрне лаеклы җиңүебез белән котлыйбыз!

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас