Маяк
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
29 март 2023, 19:59

Безнекеләр булдыра!

24-26 мартта Октябрьский шәһәрендә 2006-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге узды

Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!

24-26 мартта Октябрьский шәһәрендә 2006-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге узды. Турнир БР спорт министрлыгы  оешуга 100 ел тулуга багышланды
Беренчелектә республиканың 25 районыннан 200дән артык спортчы катнашты
💪 Спорт мәктәбенең М. Гәрәев  исемендәге тәрбияләнүчеләре лаеклы нәтиҗә күрсәтте:

Данияр Сарваров  1 урын.
Рамазан Ибраһимов  3 урын.
Аскар  Аллагулов 3 урын

Барлык 3 спортчы да Башкортстан Республикасы җыелма командасы составына керде һәм Алушта шәһәрендә Кырым Республикасы Россия беренчелегендә безнең республика исеменнән чыгыш ясаячак.

Ильяр Аглетдинов , Рамазан Ямалов , Линар Кашапов ,  Лиана Ямалиева,  Алия Ямалиева , Элина Шәйхлисламова , Мария Нуртдинова , Ильзана Ханова , Радамир Хәйбрахманов , Әлмира Миңнеәхмәтова  ярышларда актив катнаштылар.
Рамазан Ибраһимов  күп еллар дәвамында тренер Рафгат Мөхәммәтьянов җитәкчелегендә самбо бүлегендә шөгыльләнә.

Аларның остазлары Илдар Ямалиев һәм Рәфгать Мөхәммәтҗановны лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз. Ә безнең спортчыларга Россия Беренчелегендә лаеклы чыгыш ясарга һәм Илеш районы намусын якларга телибез.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: