Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
10 апрель 2023, 12:12

Тхэквондо буенча ярышлар узды

Тхэквондо спорт кына түгел, ә рухи күнегүләр һәм коралсыз үзүзеңне саклау техникасы. Бу искиткеч спорт Башкортстан территориясендә 30 елдан артык уңышлы үсештә. Көрәшнең барлыкка килүе борынгы заманнарга барып тоташа. Ул вакытта кешеләр үзләрен коралсыз якларга тырышкан, шуңа күрә дошманнарны куллары һәм аяклары белән генә җиңәргә ярдәм итүче күнекмәләрне үстергәннәр һәм системалаштырганнар. Башка сугыш стильләрен берләштергән үз-үзеңне саклау тхэквондо була

Тхэквондо буенча ярышлар узды
Тхэквондо буенча ярышлар узды

М.Гәрәев ис. спорт мәктәбендә дә әлеге спорт төре буенча шөгыльләнүче балалар шактый. Узган атнада тренер Алексей Павлов кул астында тәрбияләнүче 7 яшьтән 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында ярыш үтте. Нәтиҗәләр буенча һәр яшь категориясенә карата призлы урыннар билгеләнеп, җиңүчеләргә медальләр, Мактау грамоталары тапшырылды.

Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Иршат Фәсхиев, “Хәрби туганлык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Фларис Нурлыгаянов, оешма әгъзалары, шулай ук махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан яугирләр катнашты

“Веселый” исеме астында хезмәт итүче яугир махсус операция барышындагы хәрби хезмәт, яшәү шартлары, солдатлар арасында командалык рухы һәм дуслык турында бәян итте, аеруча укучылар язган хатлар сагыну хисләрен басарга ярдәм итүе, туган яктан килгән булуы да көч, күңелгә җылылык бирүен билгеләде. Райондашыбыз, махсус хәрби операциядә взвод разведчигы булып хезмәт иткән Рубен Хәсәнов хәрби хезмәт узу сәламәт ир-егетләр өчен мәҗбүри, дигән фикерен җиткерде. Ул хәрби әзерлек чоры турындагы тәэсирләре белән уртаклашты, бигрәк тә кайнар нокталарда хезмәт итүче солдатларның туганнары һәм якыннарының ярдәме бик мөһим булуын ассызыклады. “Балалар спортны яратсын, илебезгә кирәкле шәхесләр булып үссеннәр. Һәр ирегетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул - армия сафларында хезмәт итү. Төнге караңгыда, буранда, яңгыр яуганда туган авылында калган әти-әниеңне, туганнарыңны, дусларыңны һәм тагын бик күпләрнең тыныч йокысын, шат тормышын саклаудан да изге, мактаулы эш бармы соң?”, -дип Ватан алдындагы гражданлык һәм хәрби бурычны намус белән үтәү, ил мәнфәгатьләрен яклау һәм аның милли иминлеген тәэмин итү кирәклеге турында билгеләп үтте.

Лилия Йосыпова. 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: