Маяк
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
30 Май 2023, 10:16

Безнекеләр булдыра!

М.Гәрәева исемендәге спорт мәктәбендә ачык турнир узды

Безнекеләр булдыра!
Безнекеләр булдыра!

М.Гәрәева исемендәге спорт мәктәбендә Җиңүнең 78 еллыгына багышланган "Илеш районы Кубогы" ачык турниры узды. Туймазы, Дүртөйле шәһәрләреннән, Аургазы районы Толбазы авылыннан һәм Илеш районыннан йөздән артык спортчы җыелды!
Спорт бәйрәме бер сулышта узды, барлык спортчылар да үз рухларын, техникаларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. Тантаналы ачылышта "Хәрби туганлык" Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Илеш район бүлегенең мактаулы кунаклары катнашты. Шулай ук турнирда махсус чакырылган кунак, ММА профессиональ спортчысы Шахмар Эльдар улы Садыгов та булды.

Гомумкоманда зачеты буенча бүленгән:

1 нче урынны Илеш районы командасы яулады

2 нче урынны Аургазы районы командасы яулады

3 нче урынны Дүртөйле районының  командасы яулады

Узган турнирда катнашучыларны, призерларны һәм чемпионнарны котлыйбыз! 

 

Фото из откртых источников

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: