Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
1 июнь 2023, 09:30

Спортка сөю уңышка илтә

Балачак матур һәм самими чак.

Спортка сөю уңышка илтә
Спортка сөю уңышка илтә

Спортка сөю уңышка илтә

Балачак матур һәм самими чак. Аның истә кала торган матур мизгелләре бик күп төрле була. Балалар бакчасындагы шау-шулар, мәктәп чорындагы ыгызыгылар. Болар барысы да, гомер буена күңелдә кала торган, онытылмас хәтирәләр.

Минем язасы мәкаләм дә балаларның матур истәлекләре белән уртаклашу. Сүзем “Башкортстан Республикасында балалар казанышлары” энциклопедиясенә кертелгән, тик яхшы билгеләргә укучы абыйлы-сеңелле Әдилә һәм Марсель Мансуровлар турында.

Кечкенә булуларына карамастан, спортны үз иткән балаларны картыйлары икенче балалар спорт мәктәбенә йөзү түгәрәгенә йөртә. Аларга бу вакытта 5 яшь була. Алар тренерлары Раушания Яппарова карамагында шөгыльләнә башлый. Марсель белән Әдилә тренерлары йөзенә кызыллык китерми. Башкортстанның һәм Татарстанның кайсы шәһәренә барсалар да, ярышлардан җиңү белән кайталар.

Югары Яркәйдәге 4нче урта урта мәктәпнең 7 сыйныфында укучы Марсельның казанышларында 100дән артык медаль һәм Почет грамоталары бар. Бу уңышлары арасында, спорттан тыш булган Мактау кәгазьләрен күреп тә сокланасың. Р.Миңнуллинның 70 еллыгына багышланган конкурста II дәрәҗәле диплом белән бүләкләнә. Ю.А.Гагарин исемендәге кубок олимпиадаларында җиңүче (укытучысы - Г.Мәрдәмшина), “Республикам турында җырлыйм” иншалар конкурсында призер (А.Яхина) була. Татар теленнән халыкара олимпиадада (Ф.Сафина) беренче урын яулый һ.б. төрле бәйгеләрдә актив катнаша. Шулай ук Марсель йөзү буенча Ижау шәһәрендә оештырылган “Алтын балдак кубогы” ярышларында да үзенең көчен сынарга өлгергән.

Ә Әдиләгә килгәндә инде, ул да абыйсыннан калышмый. Аның да казанышлары бихисап. Башкорт теле буенча оештырылган “ЯКласс” олимпиадасында (Г.Галләмова), “Яшь рәссам” бәйгесендә (Р.Хәмидуллина) - призер, “Атнабай” һәм “Җәлил укулары”нда - актив катнашучы, “Тукай безнең күңелләрдә” республика ачык конкурсында (Ф.Сафина) җиңүче булды.

Әйтергә кирәк. Мансуровлар гаиләсендә балаларны спорт белән генә түгел, ә башка яклап та үстерүгә көч салына. Аларның бергәләп төрле ярышларда катнашып, җиңү яулаулары күп нәрсә турында сөйли.

Димәк, балаларның кече яшьтән үк төрле яклап үсешенә көч салсаң гына күп нәрсәгә ирешүләренә ышаныч зур.

 

Спортка сөю уңышка илтә
Спортка сөю уңышка илтә
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: