Маяк
-12 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Спорт
16 август 2024, 11:30

Спорт елдан - ел үсештә

Районда спорт һәм спорт инфраструктурасын үстерүгә аерым игътибар бирелә. Соңгы биш елда шактый зур эшләр башкарылды. Авыл биләмәләрендә хоккей тартмалары елдан-ел яңартыла. Бүгенге көндә алар барлыгы 23 берәмлек исәпләнә. «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура - спорт комплексы нормаларын әзерләү һәм кабул итү өчен тренажерлар белән мәйданчыклар төзелеп, бүгенге көндә алар Иске Күктау, Рсай, Исәмәт авылларында, икесе Югары һәм Түбән Яркәйдә уңышлы эшләп килә.

Спорт елдан - ел үсештә
Спорт елдан - ел үсештә

«Безнең республиканың бай спорт традицияләре бар. Без спорт инфраструктурасын яхшыртуга зур игътибар бирәбез. Зур заманча объектлар төзибез. Тренерларга һәм спортчыларга ярдәм итүгә шактый ресурслар җибәрәбез. Башкортстан - спорт тармагына ярдәм итү чараларының шундый алга киткән системасы булган аз санлы төбәкләрнең берсе. (Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның Олимпия советларының Бөтенрусия форумы делегатлары белән очрашудагы чыгышыннан. 2023 елның 6 октябре).

Түбән Яркәйдә Гаилә паркында волейбол мәйданчыгы үз функцияләрен уңышлы үти. Авыл мәктәпләренең спорт заллары үз вакытында ремонтлана һәм тәртипкә китерелә. М.Гәрәев ис.спорт мәктәбенә капиталь ремонт ясалып, спортчылар һәм спорт сөючеләрне иркен һәм матур спорт заллары белән сөендерә. Агымдагы елда Югары Яркәйдәге 2 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә (бассейн) капиталь ремонт үткәрелә.

Районның спорт инфраструктурасы елдан-ел камилләшә, барлык теләүчеләргә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен - баскетбол, волейбол, чаңгы ярышлары, өстәл теннисы, йөзү, спорт акробатикасы, тхеквондо, футбол, хоккей, көрәш, шахмат белән мавыгучыларга кирәкле шартлар тудырыла. Югары Яркәй авы- лының үзәк стадионында мини-футбол, баскетбол, волейбол уеннары өчен комплекслы спорт мәйданчыгы комплекслы эшли.

«Орленок» балалар ял һәм сәламәтләндерү лагерендагы спорт инфраструктурасы аерым урын алып тора. Биредә 2020 елдан башлап файдалануга тапшырылган сезонлы җәйге ябык бассейн, физкультура – сәламәтләндерү дәресләре өчен мәйданчык (реконструкция), мини-футбол, баскетбол, волейбол уеннары өчен комплекслы спорт мәйданчыгы, воркаут зонасы, теннис өчен 4 данә өстәл, каршылыклар полосасы, 200 урынлык трибуналы футбол кыры, балалар өчен уен мәйданчыгы, хоккей тартма бар.

Иршат Фасхиев, муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм буенча комитет рәисе:

- Республикада һәм районда физик культураны һәм массакүләм спортны үстерү сәламәт җәмгыять формалаштыруда һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуда мөһим роль уйный. Районда спорт инфраструктурасын үстерүгә, спорт комплекслары, стадионнар һәм тренажер заллары төзүгә аерым игътибар бирелә. Объектларны яхшырту, яңарту эшләре Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.Хәбиров, муниципаль район хакимияте башлыгы И.Мостафин, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутат- лары һәм Русия Федерациясе Федераль Җыелышы - Дәүләт Думасы депутатлары ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

 

Спорт елдан - ел үсештә
Спорт елдан - ел үсештә
Спорт елдан - ел үсештә
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас