Югары Яркәйдәге балалар футбол командасы бөтен Башкортстаннан килгән көндәшләрен җиңә, турнир артыннан турнир ота һәм сентябрь аенда Мәскәүдә узган «Күн туп» Бөтенрусия финалында республика данын яклаячак. Моның артында-озак еллар тренировкалар, урындагы эшкуарлар ярдәме һәм футболга карата чын мәхәббәт. Без «ОНЕСТ» командасы тренеры Әлфир Янгиров белән һөнәри юлы, җиңү шатлыгы, яшүсмерләрнең мотивациясе һәм аларны зур матчларга алып баручы хыял турында сөйләштек.
- Үзегезнең тренерлык юлы турында сөйләгез әле, балалар командасын күптән өйрәтәсезме?-Тренер булып мин 2008 елдан бирле, Югары Яркәйдәге М.Гәрәев ис. балалар яшүсмерләр спорт мәктәбендә эшлим. Башта хоккей буенча тренер булып эшләдем, 2012 елдан футбол буенча тренер булдым һәм хәзерге вакытка кадәр балаларны өйрәтәм.
- Сезнең егетләр «Кубок Восход» футбол турнирында беренче урынны алдылар. Бу егетләр өчен беренче җиңү идеме, әллә алар тәҗрибәлеләрме?- Без инде башка турнирларда уйнадык һәм алар әле күп булачак. Авыл командалары арасында Башкортстан Чемпионаты - “Колосок» Авыл лигасы җиңүчеләре булдык һәм яшь футболчыларның «Күн туп» Бөтенрусия ярышларында катнаштык, анда да беренче урынны алдык. Хәзер без Башкортстанны 2013-2014 елгы категориядә 9-15 сентябрьдә Мәскәүдә узачак финалда тәкъдим итәчәкбез, анда Русиянең 48 төбәге катнашачак.
«Кубок Восход» ка беренче тапкыр чакырдылар, безгә бик ошады, укучылар канәгать. Алардан бераз көчлерәк булган яхшы командалар белән уйнавыбызга
шатландык, әмма безгә бераз күбрәк бәхет елмайды.
- Элек команданың исеме башка иде, ни өчен исемегез “ОНЕСТ” дип үзгәртелде һәм бу нәрсәне аңлата?- Элек команда «ОРИОН» дип атала иде, ләкин безнең иганәче барлыкка килде - пластмасса эшләнмәләр җитештерү заводы хуҗасы Венер Ирекович Йосыпов һәм без команда аның компаниясе «ОНЕСТ» исемен йөртергә тиеш дигән карарга килдек. Ул форма, экипировка сатып алуда, юлларга чыкканда булыша. Футбол уйнаучы балаларга ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Теләсә нинди спорт кебек үк, ул шактый кертемнәр таләп итә - иганәчедән һәм инвентарьдан башка безгә бер ничек тә булмый. Ә «ОНЕСТ» инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә “намуслы» дигәнне аңлата, бу безнең егетләр рухына туры килә.
Техника белән тәэмин иткән өчен муниципаль район хакимияте башлыгына зур рәхмәт әйтәсем килә.
- Финанс мәсьәләсеннән тыш, яшүсмерләр футболында нинди кыенлыклар бар?
- Авырлыклар күп дип әйтә алмыйм. Әйе, акча җитми, кайвакыт ярышларга ата-аналар хисабына чыгарга туры килә, мондый чыгымнарны барысы да тарта
алмый. Әмма төбәкләр һәм авыллар турында сөйләсәк - нигездә ясалма кырлар җитми, ә калганында — барысы да яхшы, федерация туплар бирә, хакимият, иганәчеләр һәм ата-аналар зур ярдәм күрсәтә.
- Балалар туп уйнарга гына теләмәсеннәр, чыннан да спорт белән шөгыльләнсеннәр өчен нәрсә мотивация булып тора?
- Спорт көч һәм вакыт таләп итә, турнир нәтиҗәләре болай гына бирелми. Мотивация булып сәфәрләр тора: каядыр барырга, нәрсәдер җиңәргә, үзеңне күрсәтергә. Көчле һәм ышанычлы кеше булу өчен. Яңа танышлар һәм дуслар табарга. Алар үсә, алга таба да спорт белән шөгыльләнүне дәвам итәләр, уку йортларына керәләр һәм барыбер футболны ташламыйлар, университет өчен, башка командалар өчен уйныйлар.
- Тренер буларак сезнең хыялыгыз бармы?
- Хыял-балаларны Русия премьер-Лигасы яки милли футбол лигасы уенчыларына кадәр үссеннәр һәм үзләрен күрсәтсеннәр өчен өйрәтү.
Әңгәмәдәш -Ксения Зинова, журналист.