Маяк
-10 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Спорт
14 февраль , 11:00

Спорт - сәламәт киләчәк нигезе

Районда физик культура һәм спорт өлкәсендә алып барылган системалы эшчәнлек елдан-ел үзенең нәтиҗәләрен бирә. Балаларны һәм яшьләрне актив хәрәкәткә җәлеп итү, өлкән буын өчен дә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре тудыру, заманча инфраструктураны үстерү - болар барысы да сәламәт яшәүрәвешен формалаштыруга һәм район халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Спорт - сәламәт киләчәк нигезе
Спорт - сәламәт киләчәк нигезе

Әлеге эшчәнлек елдан-ел киңәя, яңа юнәлешләр һәм яңа мөмкинлекләр белән тулылана.

Районда балалар һәм яшьләр арасында спортны популярлаштыру һәм үстерү дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлешләреннән берсе итеп билгеләнгән. Әлеге максатны тормышка ашыруда М. Гәрәев исемендәге спорт мәктәбе һәм 2 нче балаларяшүсмерләр спорт мәктәбе өстәмә белем бирү учреждениеләре аеруча әһәмиятле роль уйный. Алар балаларга һәм яшүсмерләргә үз сәләтләрен ачарга, физик яктанкамилләшергә һәм югары спорт нәтиҗәләренә ирешергә киң мөмкинлекләр тудыра.

Спорт мәктәпләренең эшчәнлеге сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, үстерелә торган спорт төрләрен популярлаштыруга, шулай ук физкультура-спорт чараларын һәм ярышларны оештыруга юнәлдерелгән. Спортчыларны әзерләү процессы сәламәтләндерү, башлангыч һәм күнегү этаплары аша тормышка ашырыла. Физик культура һәм спорт өлкәсендә спорт акробатикасы, футбол, шахмат, чаңгы узышлары, йөзү, өстәл теннисы, волейбол, тхэквондо буенча өстәмә гомуми үсеш программалары гамәлгә ашырыла. Шуның белән беррәттән, волейбол, көрәш, самбо һәм мини-футбол буенча спорт әзерлеге программалары алып барыла.

Спорт мәктәпләрендә барлыгы 12 төптренер һәм 9 тренер эшли. 2025 елда самбо бүлегендә тренер Рәфгать Мөхәммәтҗанов яңадан эшли башлады. Ноябрь аенда тренер Эльвира Вечтомова җитәкчелегендә шахмат бүлеге ачылды. Узган елның декабрендә футбол буенча яшь һәм перспективалы белгеч - тренер Рушан Ибрашов эшкә кереште.

2025 ел ахырына ике спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең гомуми саны 1172 укучыны тәшкил итте. Белем бирү программаларын үзләштерү процессы спортмассакүләм чаралар календаре нигезендә системалы рәвештә алып барыла.

Узган елда спорт мәктәпләре тарафыннан 90нан артык чара үткәрелде. Аларның 51е - мәктәп дәрәҗәсендә, 34е - муниципаль, 5е республика күләмендә уздырылды. Шөгыльләнүчеләр 130дан артык ярышта катнашты, шул исәптән 50се - район, 33е - зона, 39ы - республика һәм 2се Бөтенрусия дәрәҗәсендә.

Республика ярышларында яуланган призлы урыннар саны 63кә җитте. Балалар белән тәҗрибәле тренер-укытучылар эшли, алар һәр тәрбияләнүчегә үз мөмкинлекләрен тулысынча ачарга ярдәм итә.

Спорт мәктәпләре укучылары республика һәм Бөтенрусия дәрәҗәсендәге ярышларда даими рәвештә югары нәтиҗәләр күрсәтә. Спорт мәктәпләре өлкән яшьтәге гражданнар өчен дә киң мөмкинлекләр тудыра. Тренажер залларында дәресләр, дәвалау физкультурасы төркемнәре, йөзү хезмәтләре тәкъдим ителә. Урта яшьтәге халык өчен спорт төрләре буенча шәхси тренерлар хезмәте оештырылган: ФОКта - шейпинг, джампинг, пилатес, волейбол, футбол; Карабаш авылында — волейбол; урта мәктәп базасында — тренажер залы.

Районда өч спорт клубы эшли: «Горнизон» АРМ (тренеры — Р. Умурбаев), «Легион» АРМ (Х. Решетов) һәм «Сентоки Додже» карате клубы (И. Мырзахан). Әлеге клубларда шөгыльләнүчеләр район һәм республика чараларында актив катнашып, призлы урыннар яулый.

Яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм комитеты эшчәнлегенең мөһим өлеше патриотик тәрбиягә, наркоманияне, алкоголизмны һәм террорчылыкны профилактикалауга юнәлдерелгән. Бу максатта профилактик акцияләр, лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр даими үткәрелә.

Комитет «Районның волонтерлык хәрәкәте», «Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе», «Кибер-волонтерлык», «Шәйморатов штабы» һәм «Җиңү волонтерлары» кебек яшьләр берләшмәләренең эшчәнлеген координацияли.

«Батырлык» республика проекты кысаларында махсус хәрби операция ветераннарын һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны социальләштерү һәм адаптацияләү буенча системалы эш алып барыла. Шулай ук төрле дәрәҗәдәге спорт чаралары, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша ала торган күчмә чаралар оештырыла. ВФСК ГТО комплексы чараларын гамәлгә ашыру расланган план нигезендә алып барыла. Узган елда ГТО нормативларын кабул итү буенча 35 чара үткәрелде. Барлыгы 910 кеше нормативларны үтәде, шуларның 651е алтын, 204е көмеш, 55е бронза билгеләренә лаек булды. Катнашучыларның 734е -6 яшьтән 18 яшькә кадәр, 176сы - 18 яшьтән өлкәнрәк.

Районда үткәрелә торган барлык спорт чараларының төп максаты — халыкны, аеруча авыл биләмәләрендә яшәүчеләрне, актив тормыш рәвешенә җәлеп итү. Мондый чаралар актив ял мөмкинлекләре чикләнгән шартларда яшәүче халык өчен аеруча әһәмиятле.

Яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм комитеты планы нигезендә ел дәвамында авыл биләмәләрендә чаңгы ярышлары, хоккей уеннары, «Күңелле стартлар», ишегалды футболы кебек спорт чаралары оештырыла. Бу эшне яшьләр эшләре буенча белгечләр һәм аларны алмаштыручы җаваплы белгечләр алып бара.

2025 елда районда авыл биләмәләре арасында КВН уеннары яңадан торгызылды. Алар җиде зонага бүленеп, 2025 елның ноябреннән 2026 елның апреленә кадәр дәвам итә. Уеннар Аккүз, Исанбай, Исәмәт, Игмәт, Бишкурай, Ишкар, Яңа Аю, Кужбахты, Этәй һәм Дөмәй авыл җирлекләрендә узды. Командалар нигездә сәхнә тәҗрибәсе булмаган авыл халкыннан төзелде, бу исә катнашучылар өчен тигез шартлар тудырды. Зона ярышларында җиңү яулаган командалар Югары Яркәйдә үтәчәк финал уеннарында катнашачак.

Статистик мәгълүматларга караганда, 2025 елда 3 яшьтән 79 яшькә кадәр спорт һәм физик активлык белән шөгыльләнүчеләр саны район халкының 62 процентын тәшкил иткән.

Район җитәкчелеге спорт объектларын үстерүгә һәм яңартуга аерым игътибар бирә, бу ел саен спорт инфраструктурасын камилләштерүдә ачык чагыла. Төрле дәрәҗәдәге спорт чараларын оештырып һәмуздырып, районда барлык спорт объектлары да актив файдаланыла, ә халыкның төрле яшь төркемнәре физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп ителә.

Районда үткәрелә торган спорт чаралары тормыш сыйфатын яхшыртуга, сәламәтлекне ныгытуга һәм сәламәт җәмгыять формалаштыруга хезмәт итә.

Светлана ХӘЛИМОВА, муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура, спорт һәм туризм буенча комитет рәисе вазифасын башкаручы.

Спорт - сәламәт киләчәк нигезе
Спорт - сәламәт киләчәк нигезе
Спорт - сәламәт киләчәк нигезе
Спорт - сәламәт киләчәк нигезе
Спорт - сәламәт киләчәк нигезе
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас