Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Тәрбия
27 август 2019, 22:30

Бүләктән баш тарткан кызны әнисе акылга утырткан

АКШта яшәүче Хейли Хэссел кызы Преслины акылга утырткан. Нишләве турында ул Facebook аккаунтында язган. 

Хэссел, кызын сөендерим дип, кызына LOL курчаклары төшкән пенал бүләк иткән. Ә кызы, бүләкне күргәч, кәнагәтьсезлек белдереп, кычкырырга тотынган: "Безнең класста бөтен кешедә шундый пенал бар инде, миңа кирәкми ул", - дигән. Кыз пеналны чүп чиләгенә ташлаган һәм ишеген "шап" итеп ябып кереп киткән.
Әни кеше кызының болай кылануына шаккаткан. "Мин аңа һәрвакыт сораган әйберләрен алып бирдем һәм аны рәхмәтле булырга өйрәткәнмен дип уйлый идем", - дип язган Хэссел. Шуннан соң ул кызына гади пакет биргән һәм мәктәпкә шуның белән йөрергә кушкан.
Кыз, инде хәзер пеналны үзенә кайтарырга теләп, кычкырып елый башлаган, әмма әнисе пеналны аңа бирүдән баш тарткан. Ул пеналны андый әйберләр сатып алырга мөмкинлеге булмаган гаиләдәге балага бирергә карар кылган. "Бәлки, мин артык катгыйдыр, әмма мин кызымда булган әйберләргә ия булу өчен күпне бирер идем. Рәхмәтле булу тормыштагы теләсә кайсы ситуацияне үзгәртә ала дип саныйм", - дип язган хатын.
Чыганак: интертат
Фото: ачык чыганак
Читайте нас: