Маяк
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тәрбия
2 апрель 2021, 13:20

Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе

Тәрбия-белем бирү процессында рациональ туклануны оештыру – мөһим факторларның берсе. Шуңа күрәдә Югары Яркәйдәге 3нче балалар бакчасында сабыйларны сыйфатлы тукландыру- иң өстенлекле мәсьәләбулып тора.

Тәрбия-белем бирү процессында
рациональ туклануны оештыру – мөһим факторларның берсе. Шуңа күрә
дә Югары Яркәйдәге 3нче балалар
бакчасында сабыйларны сыйфатлы
тукландыру- иң өстенлекле мәсьәлә
булып тора. Көндәлек рационга төрле
яшелчә салатлары, сыер һәм балык
итеннән ашлар, камыр, сөт ризыклары,
җиләк-җимешләр кертелә.
Балалар бакчасына азык-төлекне,
алдан төзелгән килешү нигезендә, шәхси
эшкуар Г.Әхмәтдинова, «Илишмолоко»,
«Нива», «Заман» җәмгыятьләренең
махсус автомашиналары ташый. Аның
сыйфаты һәм өзлексез тәэмин ителүенә
балалар бакчасының хуҗалык эшләре
буенча мөдире Ф.Латыйпова жаваплы.
Ун көнлек меню балалар бакчасының
шәфкать туташы Т.Шәйхразиева тарафыннан төзелә. Ул ризыкларның дөрес эшкәртелүен, бүленешен, тәмен,
куллану вакытын контрольдә тота. Шулай ук, аш-су әзерләү бүлмәсенең чисталыгын тикшерү һәм контрольдә
тоту да – шәфкать туташының бурычы.
Балалар бакчасында азык-төлекнең
сыйфатын тикшереп баручы бракераж
комиссиясе һәр көн саен әзерләнгән
азыктан проба ала һәм махсус журналга
теркәп бара.
Аш-су әзерләү булмәсендә эш иртәнге 6.00 сәгатьтән башлана. Тәрбияләнүчеләр өчен азык әзерләү зур
җаваплылык таләп итә. Поварларыбыз
Роза Яхина, Ильнара Җиһаншина һәм
Раушания Нәҗмиева - үз һөнәрләренең
осталары. Безнең бакча ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшли. Көн дә балалар
бакчасының үз сайтында көндәлек
меню куела. Туклану мәсьәләсе буенча
ата-аналар белән анкеталар тутыру
оештырыла һәм алар нәтиҗәсендә
сабыйларга файдалы булган азыкларга
өстенлек бирелә. Әлбәттә, биредә
сыйфатлы туклануны оештыру бакча
мөдире Нәфисә Мөнәвис кызы Нурыйәхмәтованың ныклы игьтибары һәм
сизгер контроле астында алып барыла.
Рәфилә Хөснетдинова,
Югары Яркәйдәге 3нче балалар бакчасы тәрбиячесе. Автор фотосы.
Читайте нас: