Гафу итә белү- ул кешенең күңел
байлыгына бәйле. Бик аз кеше ала
мондый «байлык»ны тумыштан.
Ул көндәлек эчке хезмәт, сынаулар
һәм хаталар юлы белән ирешелә. Бу
тормышына да кагыла.
Безнең районда никахлашу-аерылышу
процесслары статистикасына килгәндә,
2018 елда-71, 2019 елда - 75, 2020 елда 69
пар аерылышкан. Ягъни, аерылышулар
саны кимүгә таба берникадәр тенденция
күзәтелә. Никахларның саны елдан-ел
тотрыксыз. Шуңа күрә аерылышучылар
санын артуы турында ялган фикер бар.
Әйтик, 2018 елда – 188, 2019-157, 2020
елда 99 пар никахка кергән.
Һәр никахлашучылар, аларны ир һәм
хатын дип игълан иткәндә, әлбәттә, тыныч тормыш күз алдына китерә, тик
аларның һәркайсына да гаилә кризисларын дөрес итеп, сабырлык белән кичерергә акыл җитми. Психологлар фикеренчә, гаилә тормышында аның берничә чоры билгеләнә, ә менә беренче
елы-иң катлаулысы. Статистика буенча,
беренче елда парларның 50 проценты
таркала, аларның холкы, гадәтләре туры
килми.Бала булмавы яшь гаиләләрне
җимерә, дигән фикер яши халыкта. ЗАГС
бүлегенең һәр хезмәткәре ышанычлы әйтә
ала – бу дөрес түгел. Әлеге юнәлештә
медицина көннән - көн алга бара һәм
дәүләтебез бала тудырырга теләгәннәргә
ярдәм итә. Кызганычка каршы, бүгенге
көндә яшьләр ата-аналарыннан кискен
аерыла, ә бит алар өчен «аерылышу» сүзе
үзе җинаятьчелеккә тиң булган. Бүген исә
яшьләрнең күпчелеге өчен гаилә кору
һәм балалар тудыру өстенлекле бурыч
булып тормый. Гаилә корып, бераздан,
якыннарын, инде туарга өлгергән
балаларын да уйламыйча, җиңел генә
аны таркатуы тагын да аянычлырак.
Шундый күңелсез хәлләрне булдырмас
өчен бүлеккә гариза бирергә килгән
парлар белән әңгәмә алып барабыз, хәтта
якыннары белән бүлешмәгән темаларга
сөйләшәбез. Шунысы шатландыра, бу
сөйләшүләрдән соң, күп гаиләләр үз
хаталары турында уйлана, шулай да әлеге
мәсьәлә белән яшьләр ЗАГС ишегенә
кадәр килмәсә, бигрәк яхшы булыр иде.
Әңгәмәләр барышында аерылышуларның
күбесендә кешенең-ата-аналар, туганнар,
дуслар ягыннан йогынтысы барлыгы
сизелә. Шунысы кызганыч, елдан-ел
уртак тормыш булдыруга әзер булмаган
парлар саны арта бара, чөнки рәсми
ир белән хатын булып та, алар әтиәниләренең опекасыннан котыла алмый.
Бу - әти-әниләрнең гаилә мәдәниятенең
түбән дәрәҗәсен, эгоизмны, гаиләдә дә,
мәктәптә дә тиешле тәрбия булмауны
аңлата.
Киләсе кризис чоры 5-7 ел бергә гомер итүдән соң, икенче-өченче бала тугач, бер-береңә ияләшү, хисләр суыну,
көнкүрештән арыганлык чоры башлана.
Кызганычка каршы, бер-береңне
үзгәртергә тырышу яшь чикләренә
карамый. Ирне яки хатынны үзенең
гадәтләреңә яраклаштырырга тырышу
файдасыз. Нәтиҗәдә, чираттагы ызгыштан соң, ир (хатын) тынычрак тормыш эзләп, өйдән чыгып китә, чөнки анда аны ничек бар, шулай кабул
итәләр. Шулай ир белән хатынның
компромисска килмәве нәтиҗәсендә
гаилә таркала. Ә менә, йомшак үҗәтлек
һәм эзлеклелек могҗизалар тудырырга
сәләтле. Шундый мөнәсәбәт булганда,
ир яки хатын күпмедер вакыттан соң,
үзләре дә сизмичә, тормышка карашны
кабул итә башлаячак.
Киләсе чор 15-20 елдан соң башлана.
Мәхәббәттә өйләнешкән парлар сабыйлар тәрбияләп үстереп, бар энергиясен
һәм көчен аларга багышлый. Кызлары,
уллары үз тормышын башлагач, ир белән
хатын арасында бушлык барлыкка килә.
Гаилә мөнәсәбәтләренең бик акыллы һәм
катгый кагыйдәсе бар, ләкин парларның
күбесе аны кабул итми, тирән мәгънәсен
аңламый. Бернигә дә карамастан, ир дә,
хатын да балаларны беренче урынга
куярга тиеш түгел. Иң элек, алар берберсе өчен булырга тиеш, чөнки балалар
- безнең тормышыбызның вакытлы
юлдашлары. Вакытны күбрәк бергә
үткәрергә кирәк, бала тәрбияләүдән тыш,
башка уртак мәнфәгатьләр һәм максатлар
булырга тиеш. Ата-ана арасындагы үзара
мәхәббәтне күреп үссә генә сабыйлар
үзен бәхетле тоя.
Аерылышу кебек җитди карар кабул
иткән ир белән хатынга шуны әйтәсе
килә. Бүген сез киләчәк ялгызлыкка
беренче адым ясадыгыз, сезне йокысыз
төннәр, күз яшьләре көтә. Статистика
буенча, аерылышканнан соң, ир һәм
хатынга рухи көчләрне тергезү өчен
3тән 5 елга кадәр вакыт кирәк. Шуңа
күрә бу адымга барыр алдыннан ныклап
уйлагыз, гомер бер генә тапкыр бирелә,
аны үпкәләүләргә һәм күз яшьләренә
әрәм итмәгез.
Айгөл Хәбирова,
Юстиция эшләре буенча БР Дәүләт комитетының Илеш районы ЗАГС бүлеге
начальнигы, дәүләт гражданлык хезмәтенең беренче класслы советнигы.