Маяк
+9 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Тәрбия
15 март 2023, 10:15

"Тормышта иң зур бәхет - балачак."

Илеш районы полициясе приютта тәрбияләнүчеләрне сөендерде

"Тормышта иң зур бәхет - балачак."
"Тормышта иң зур бәхет - балачак."

Илеш районы полиция хезмәткәрләре «Гаилә» үзәгенең балаларына бәйрәм оештырырга булдылар. Бүген приютта авыр тормыш хәлендә калган 3 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге 14 бала тәрбияләнә.

Ике бәйрәмне берләштереп - ватанны саклаучылар һәм халыкара хатын - кызлар көнен - полиция хезмәткәрләре балаларга кечкенә бәйрәм оештырдылар. Приютта тәрбияләнүчеләр Илеш районы Югары Яркәй авылы кинотеатрында мультфильм карадылар һәм «РуфЭль» кафесында тәмле аш белән сыйладылар. Әлбәттә, балалар бүләксез калмады һәм дусларына уңышлары һәм казанышлары турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар һәм җырлар җырладылар.

 

Фото: Госманова  Ирина

"Тормышта иң зур бәхет - балачак."
"Тормышта иң зур бәхет - балачак."
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: