Баксаң, продюсерның "Крот" эчеп агулану тарихы башыннан ахырына кадәр ялган булган. Продюсер вәкиле сүзләре буенча, Алибасовның хастаханәдә ятуы - җентекләп уйланылган һәм акрынлап тормышка ашырылган шоу. Торба чистарту өчен тәгаенләнгән сыекча эчеп агулану вакыйгасы популярлыкны саклау ниятеннән уйлап чыгарылган. Горжанкин бу спектакль белән хәтта горурлана да. "Бу вакыйга - шәхси тормыштагы күңелсез вакыйгаларны да файдага кулланып булганлыгын күрсәтә. Шул рәвешле әлеге "озакка сузылган сериал" туды да инде. Әйткәндәй, вакыйга әле тәмамланмады. Бу шоуның ахыры дәвам итә", - дип белдерә Алибасовның вәкиле. Бари Алибасовның агуланып дәваханәгә эләгү тарихы нибары уйдырма икәнлеген күп Русия йолдызлары һәм социаль челтәрләр кулланучылары аңлаган. Һәм продюсерның бу адымын ямьсез күренеш дип бәяләгән.