Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 июль 2019, 10:57

Балыкчы 105 килограммлы карп тоткан

42 яшьлек Джон Харви дөнья рекорды куйган: ул Көньяк Таиландта 105 килограмм авырлыктагы карп тоткан.

42 яшьлек Джон Харви дөнья рекорды куйган: ул Көньяк Таиландта 105 килограмм авырлыктагы карп тоткан.42 яшьлек Джон Харви дөнья рекорды куйган: ул Көньяк Таиландта 105 килограмм авырлыктагы карп тоткан.
Гигант балыкны судан тартып чыгару ансат эш булмаган. Ир ярдәмгә башка балыкчыларны да чакырган. Алар бергәләшеп 1 сәгать 20 минут азапланганнан соң, ниһаять, балыкны ярга тартып чыгарганнар. Сиам карпының авырлыгы 105 килограммнан чак кына артыграк булып чыккан.
Джон үзе - Британия кешесе , инде 14 ел Таиландның Паттайя дигән курорт-шәһәрендә яши. Балык тоту күптәнге шөгыле булса да, мондый "табышка" беренче юлыгуы икән.
Ир үзенең рекорд куюы турында очраклы гына белгән. Ул моңа кадәр тотылган иң эре карпның авырлыгы 4,5 килограмм булганлыгын ачыклаган.
- Җимне эләктергәч тә мин килеп капкан балыкның галәмәт зур булын аңладым. Ул миңа артык каршылык күрсәтмәде дә. Ә менә авырлыгы шактый мәшәкать тудырды, - Джон.
Билгеле булуынча, сиам карпы җир шарындагы иң зур карп булып санала. Бу төр балык Азия сулыкларында гына очрый.
Чыганак: матбугат ру
Читайте нас: