Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 июль 2019, 18:00

Гомерен саклау өчен 2 минут буе ыштан балагына эләгеп оча

Әлеге ир-ат Швейцариядә ял итүенең беренче көнендә үк үз гомерендә тәүге тапкыр дельтапланда очарга була. Ләкин моның нәрсә белән тәмамланасын күз алдына китерми... Ирне очкычка каешлар белән эләктерергә онытканнар. Моны кузгалып киткәч кенә күреп алалар. Егылып төшеп һәлак булмас өчен, ир-атка 2 минут 14 секунд дәвамында шасси һәм инструкторның чалбар балагына эләгеп торып, гомерен саклау өчен көрәшергә туры килә. Бәхеткә, берничә җәрәхәтне исәпкә алмаганда, барысы да яхшы төгәлләнә.

Читайте нас: