Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 июль 2019, 13:11

Үлем җәзасыннан котылып... үзенә-үзе кул салды

Таулы, урманлы як — үзе бер дөнья, аны башка ниндидер мохит белән чагыштыру да, бутау да мөмкин түгел.

Таулы, урманлы як — үзе бер дөнья, аны башка ниндидер мохит белән чагыштыру да, бутау да мөмкин түгел. “Ташның да үз тарихы була”, дигәндәй, күзе-колагы бар кешегә һәр тау вакыты җиткәч серен ачар сыман, ә инде йөгерек елгалар гомер бакый ниндидер хәбәр сөйли. Күр, ишет һәм, күңелең тартса, хәтер сандыгыңа салып куй. Кешеләр язмышы да кайчак шушы кырыс тауларныкы кебек усал, елгаларның таш кыя төбендә өерелгән чоңгылы сыман тирән, рәхимсез...
Безнең төбәк халкы электән үзе дә, мал-туары да туенырлык урыннарга омтылган. Ә тормыш яңара башлагач, халык ут-ялкын бөркеп, тирә-якка тавыш һәм эш биреп торган Магнитка тартылган. Борынгылык белән бүгенге арасында яшәргә язгач, ни хәл итмәк кирәк.
Урманда агач кәүсәсендә сут йөгерә башлап, яз ташкан елгалар үз юлына кайткач, Хәмит Заһретдинов бабай атын-арбасын юнәтә башлый. Беләм, карт янә Карасуга кайрак ташы алырга китмәкче. Мин инде аның әйдүкләвен көтмим, янында уралам. Бу мизгелдә чебен-черкиләрнең мыжгып, теңкәгә тиясен бе­ләм, ләкин урманда үскән кешене андый вак-төяк өркетә буламы соң?
Әгәр сез дала җирендә туып-үскән кеше икәнсез, юк, яфраклар шаулавын ишет­кән, кич ягылган ут янында төтен исен рәхәтләнеп сулаган кеше түгелсез инде. Бер-чә дөрләп, икенче карауга сүрәнләнеп кенә янучы учак, искән җил, аккан су шикелле, уйларны әллә кайларга алып китә. Шушы уйлар сине уратып-уратып, тормышның асылына алып чыккандай. Хәмит карт, чәйдән соң, ялбыр карагай ботакларыннан арлы-бирле генә әтмәләнгән куышка кереп ятарга бүген ашыкмады. “Кәҗә тоягын” төреп, кисәү белән кабызды да миңа борылды.
— Ятмыйсыңмы әле, улым? Арымадыңмы?
— Юк. Арырга ни, эш кырган юк бит.
— Ярар алайса. Әйдә, мондарак утыр әле. Бер сүзем бар иде...
Бабайны күптәннән беләм. Күп сөйли торган кеше түгел ул. Теле чишелсә дә сүзне бәреп әйтеп бармас. Шуңа күрә, бераз сагаебрак, бабай янына якынрак елыштым.
— Агач башын җил борыр, дигәнне, урманда йөргәч, көн дә күрәбез. Менә адәм бала­сының язмышларын кем боргалый икән, шуны белсәң иде.
Сүзне ерактан башлады карт. Хәер, олылар, гадәттә, ашыкмый, тыңлаучының сабырлыгын сынагандай сөйлә-шә бит. Кинаяле башлады, нәрсә дип алып барып чыгарыр?
— Бөрҗән ягында Саргая дигән авыл бар. Шунда туып-үсеп, арытабангы гомерен төрле урыннарда үткәргән бер кешене беләм. Кордаш ул миңа, — дип, өзелгән сүзен дәвам итте Хәмит бабай.
— Китапка яза, кинога төшерә торган шәхес түгел-дер ул, түгеллеген, ләкин язмышның кеше белән ничек “уйнавын” Әхтәрҗан үзе татыды инде.
Сугыштан алдагы ифрат болгавыр заман. Кулак дип Себер сөрелгән кешеләрнең үсеп җиткән балалары власть­ка һаман баш бирергә теләми. Әхтәрҗан да я колхозга керми, я урманчылыкта эшләми, байтак вакыт илке-салкы йөрде. Магнит ягына барып эшкә кергән, өйләнгән, диделәр. Ләкин байтак вакыт авылга кайтып күренмәде. Һәркемнең үз мәшәкатьләре, тора-бара без аны оныттык дигәндәй.
Заһретдинов, нәрсәнедер хәтергә төшерергә теләпме, беравык эндәшми утырды. “Кәҗә тоягы” да ул арада сүнгән, очында ни могҗиза беләндер озын көле генә эләгеп тора.
— Оныттык дип әйтүе генә җиңел. Бер авылда уйнап, вакыты-вакыты белән юк-бар өчен чәкәләшеп үскән малайлар бит әле без. Оят булса да әйтим әле, гаиләдәге фәкыйрь­лекме, әллә гадәт­ләнүме, малай-шалайның өс-башын кайгыртучы юк иде. Озын итәкле киндер күлмәк тегеп бирәләр дә, җәй буе хәтта ыштансыз йөрисең. Бала-чага сымак. Бала дигән-нән, минем Гыйльметдин дигән дус уникегә кадәр имчәк ташлый алмады. Урамда уйнап йөри торгач ачыгып кит-сә, өйгә йөгереп кайта да, анда чит кеше-мазар булса, әнисен чоланга чакырып чыгарып, аягөсте торып имә дә, янә чыгып йөгерә икән бу.
— Әй, чос малай булган икән Гыйльметдин дигәнегез!
— Булгандыр, но мин бит Әхтәрҗан турында сүз башлаган идем. Магнитта ул Рәбига исемле яше үтеп барган кызга өйләнгән. Ике кызы, улы туган, диделәр. Әхтәр-җан малай чагыннан ук эшкә уңган булды, башкалар сыман урамда тырай тибеп йөргәнен хәтерләмим. Теген­дә дә мах бирмәгәндер. Бер холкыннан гына арына алмаган — урынлы-урынсыз кызып китә торган иде. Дөрес хәбәр килеп җитсә, төзелештә эш­ләгән чагында прораб белән сүзгә килешеп, тегеңә авыр җәрәхәт салган да, кулга алынудан куркып, качып чыгып киткән, диделәр. Ә бу сугыш башланып торган чак, бөтен ир-ат фронтка китәргә тиеш. Әхтәрҗанны да эзлиләр, ул исә суга төш­кән таш шикелле гаип булды. Сугыш вакыты законнарын сиңа аңлатып тору хәҗәт түгел, военкомат күзен­нән югалгансың икән, считай, син дезертир.
— Вәт әй, яр астыннан яу чыкты сыман була инде. Теге прораб белән шундый хәл килеп чыккач, гаебен танып, милициягә үзе барса бит инде.
— Сүз белән ансат та ул, Әхтәрҗанның моңа йөрәге җитмәгәндер. Шулай, соңын­нан ачыклануынча, сугыш барган елларда урманда качып йөргән. Ләкин ил-җир никадәр генә зур булмасын, ничек кенә елгырмын димә, кеше энә түгел, яшеренеп калу форсатлары барыбер юк. Әхтәрҗанны да сагалап торганнардыр инде, бер төн­дә гаиләсен күрәм дип кайтканында, эләктергәннәр. Ке-сә­сендә пистолеты да булган. Бандит дип бәйләнерлек.
— Шуннан? Я, төрмәдә озак тотканнармы?
— Анысын, байтак еллар үткәч, Әхтәрҗан Козбаш авылына, абыйсы Рәхимгол янына килгәч очрашканда сорашып белдем. Гаепләре авыр булгандыр инде, үлемгә хө-кем иткәннәрдер. “Хәмит­җан эне­кәш, әҗәлдән котылу әмәлләре юк бит инде, ләкин хөкем карары чыгарылгач, аны кайчан үтәрләрен көтеп утыруы иң кыеныдыр, — дип сөйләгәне хәтердә Әхтәр­җанның. — Ялгыз тотыла торган камерадамын. Анда ут көндез дә янып тора, төнлә дә сүндерелми. Тамак кайгысы юк, йоклый алмыйсың. Оеп китсәң дә коридордагы һәр аяк тавышыннан дертләп уянасың. Синең арттан ки­лерләр дә, җәзага алып ки-тәрләр сыман...
Заһретдинов бабай, шулай, Әхтәрҗан белән булган тарихны үзе белгәнчә сөйлә­де. Шуларга таянып, сүзне тәмам­лап куйыйм инде.
Качкын Әхтәрҗанга язмыш, шулай да, рәхимлерәк булып чыккан. Аны ун елга колониягә җибәргәннәр. Колония Поляр сызыгыннан да төньяктарак, Ивдель дигән шәһәр тирә­сендә. Әгәр география картасында Урал сырты буйлап Боз океанга карап юллансагыз, Ивдельне шунда табарсыз. Урта һәм Төньяк Урал буйлап озынга сузылган Свердловск өлкә­сенең иң төньягында ул. Ел әйләнәсенә агач әзерләүдә эшләүне рәхимлелек дип әйтеп буламы икән, һәрхәлдә, Әхтәр­җан, шунда ун елын тутырып, Козбашка, Рәхимгол абыйсына килеп сыенган. Рәхимгол үзе дә гади генә язмышлы кеше түгел. Гражданнар сугышы вакытында Чапаев дивизия­сендә рота командиры булган ул. Утыз җиденче ел, репрессиягә эләгеп, лагерьда уналты ел интеккән. Рәхимголда бераз яшәгәннән соң, Әхтәрҗан, танышларының димлә­вен тыңлап, өч балалы бер хатынга барып кергән.
Кергән дә, аптырап калган. Бу кадәре дә хәерчелек тагын кайда бар икән? Кыш, чолансыз-нисез, суык өй. Утын юк. Ач балалар, ни хәл итеп карарга дип өзгәләнгән тол хатын. Әхтәрҗанга болар нәр­сәгә кирәк? Аннан соң, төрле имеш-мимешләргә ышанып аерылып калган Рәбигасы, Зәкия, Зәйтүнә исемле кызлары, улы Булат бар. Рәбига белән бәйлә-неш өзелгән, онытыла да башлаган, ә балалар хәзер кайда икән? Мондагы сиңа ышана башлаган хатынга нәрсә дияр­гә? Аның балалары­ның күзенә ничек карарга? Ятим, ач-ялангач булулары өчен сабыйлар гаепле түгел бит.
Таш кадәр авыр уйлар басып алып барса да, Әхтәр­җанда ата-бабаларыннан би­релгән тәвәккәллек тә, булдыклылык та үзенекен иткәндер. Иң тәүдә, өй ишеге турыдан-туры урамга ачылмасын өчен веранда эшләргә. Утын хәстәрләргә. Он. Өйдә икмәк исе чыгарга тиеш.
Әгәр адәм баласы бер рухи мохиттән икенчесенә күчеп, тыныч кына яшәп алып китә ул дигән уй башыгызга килсә, ышанмагыз. Кеше йө-рәге машинаның бер тизлектән икенчесенә күчерә торган җайланмасы түгел. Тормышта һәр адымыңны ясар өчен дә күңел киеренкелеге кирәк. Чәчтәге чал да, бөртекләп җыелган алтын сыман, күзгә бигүк ташланмый килеп куна.
Әхтәрҗан, моңа кадәрге гомеренең заяга үтүенә үке­непме, яңа дөнья көтүгә бар булмышы белән тотынды. Яртылаш җимерек өй урынына иркен, матур йорт күтәрде. Мунча корды, мал-туарга куралар — һәммәсен дә хәстәрләргә кирәк. Мир алдында ким-хур булып яшәү ирлек түгел.
Һәрхәлдә, Әхтәрҗан дөнья­­ны рәтләп алды. Тәгаен генә һөнәре булмаса да, ул һәр эштә егәрлелек белән алдырды. Абзарлар мал белән тулды, һәр кыш башында сугымга тай суяр булды, җигәргә аты да бар, кәҗә-сарыкның да исәбе юк. Ә иң мөһиме — Рәбига килеп күренмәсә дә, Зәкия, Зәйтүнә, Булат әти­ләренә кабаттан ияләште. Әхтәрҗанның икенче хатынындагы балалар да зурайды, үзаллы тормышка китә тордылар. Ялкауланма, эшлә, барына шөкер итеп яшә.
Ләкин...Әхтәрҗанның сызлаган йөрәгенә нинди дарулар тапмак кирәк? Тормышта, гомумән, андый дарулар буламы икән? Авыл җирендә кунаксыз, мәҗлесләрсез яшә­миләр бит. Шунда, чамадан ашкан чакларда, Әхтәр­җан читтә калган балаларын үк­сеп елый-елый чакырыр булып китте. Көй сузам дисә, Ходай аңа тавыш та биргән иде.
Ак куянкайлардан
тун тектердем,
Тышкыкаен нидән
тышлаем,
Җәйгенәен
монда җәйләрмен дә,
Кышкынаен
кайда кышлаем?
Әхтәрҗанның күңелен башка җыр нигә ярсытмаган? Ни өчен ул гел “Биеш”не сузар булган? Әллә теге заманнарда урман эчләрендә, башын кая куярга белми качып йөрүләр­нең әче хәтере-ме?
Кабаттан гаилә корып, егерме биш ел яшәгәннән соң, Әхтәрҗан үзенә-үзе кул салды. Әллә ничек, буталчык үткән гомерен шулай очлады.
Читайте нас: