Газетаның 16 май санында Алмазия Гатинаның “Алардан сафлык бөркелә” исемле язмасын укыгач, шомырт чәчәкләренә бәйле вакыйга исемә төште. 1985 елның җәй башында иремнең төп йортына – каенанам белән каенатам янына кайттык. Ишегалдында үскән шомырт ап-ак чәчәккә күмелгән. Тиз генә чәй эчеп алдым да, күчтәнәчләремне алып, сыйныфташым Зөлфия янына киттем. Ул бик каты авырый иде. Капкаларын шакыйм – ачмыйлар. Бераз шулай шакып торганнан соң әнисе Наҗия апа чыгып: “Альбинакаем, Зөлфия янына берәүне дә кертмим, классташын күргәч, тагы да ныграк елар дип борчылам”, – диде. “Аңлыйм, Наҗия апа, тик менә әле бүген генә Урта Азиядән кайттым, ирем балалар белән өйдә калды, бүген үк Уразайга китмәкче идек, ә аннан бөтенләйгә Минзәләгә китеп урнашабыз, аңарчы Зөлфияне күреп китәсем килгән иде”, – дигәч, каршы килмәде. Зөлфия белән кочаклашып елаштык. Аннан мәктәп елларын искә төшерә-төшерә чәйләр эчтек. Яшәүгә өмете сүрелә барган классташымны күреп күңелем әрнеде. Шулчак Зөлфия: “Шомырт чәчәк атканмы? Икенче юлы зинһар шомырт чәчәкләре алып килерсең әле, яме”, – диде. Без бүтән күрешә алмадык шул, ирен, ике улын, якыннарын калдырып, июль аенда ул безнең арадан мәңгелеккә китеп барды... Кызларымны ияртеп елга бер мәртәбә туганнарым, якыннарым җирләнгән каберләрне зиярәт кылып киләм. Бурсык авылына барып, Зөлфия каберенә дә чәчәкләр салам. Быел каберенә үзе әйткән шомырт чәчәкләре салырга уйладым әле. Алайса исән чагында классташыма шомырт чәчәкләре алып килә алмавым инде 34 ел күңелемдә авыр төер булып тора...