Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 июль 2019, 14:25

Ике хатын бер ирне үтергән

Икесе дә Уфада аның өендә яшәгән булган.

Икесе дә Уфада аның өендә яшәгән булган.
Былтыр җәй йорт хуҗасы, үзенең сөяркәсенә ачуланып, куып чыгару белән янап, ятып йоклаган. Һәм хатын икенчесенә ирне үтерергә карар итүен белдергән. Соңгысы ышанырга теләмичә йокларга яткан.
Төнлә уянып китсә, 45 яшьлек хатын теге ирне каеш белән буып маташа, ди. Бу хатын да аңа ярдәмгә ташланган. Каеш белән булдырып булмагач, эшне кер бавы белән төгәлләп куйганнар. Аннары алар куркуга калган һәм, бераз төшереп, полициягә һәм ашыгыч ярдәмгә шалтыратканнар.
Башта, ирнең үле гәүдәсен таптык, дип алдарга тырышсалар да, тикшерү аларның җинаятен фашлаган. Хәзер төркем белән кылынган үтерү өчен җавап бирәчәкләр.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: