Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 июль 2019, 18:00

Каринэ Хәбирова гаиләсе турында сөйләде

Республика җитәкчесенең тормыш иптәше Каринэ Хәбирова Бөре шәһәрендә үткән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәмендә гаилә кыйммәтләренең әһәмияте турында сөйләде.

Республика җитәкчесенең тормыш иптәше Каринэ Хәбирова Бөре шәһәрендә үткән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәмендә гаилә кыйммәтләренең әһәмияте турында сөйләде.
“Безнең гаиләдә төп традиция – зур гаиләбез белән бергә җыелу. Гаилә – ул ир белән хатын һәм балалар гына түгел, ә картәни, картәти, туган апа-абыйлар да. Алар барысы да – зур гаиләнең вәкилләре. Барысын да күрергә теләү, барысына да күңел җылысын өләшү, шатлыклар белән уртаклашу – менә шулар безнең гаиләбезнең төп гореф-гадәтләре”, – диде ул.
Каринэ Хәбирова әйтүенчә, аның тормыш юлдашы – ышанычлы таяныч һәм гаиләнең яклаучысы, шул ук вакытта ул яхшы, йомшак күңелле, яраткан ир һәм әти.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: