Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 июль 2019, 12:30

Луиза Хәйруллинаның ире Малахов тапшыруында катнашыр өчен Мәскәүгә киткән

Уфадагы җәмәгать эшлеклесе Азамат Галин тоткынлыктагы Луизаның хәле турында сөйләде

Луиза Хәйруллинаның ире Малахов тапшыруында катнашыр өчен Мәскәүгә киткән? Уфадагы җәмәгать эшлеклесе Азамат Галин тоткынлыктагы Луизаның хәле турында сөйләде. Аның әйтүенчә, Луиза төшенке күңелле булып күренми, ләкин, ничектер, югалып калган сыман. Әле ул бер кешелек камерада тотыла. Галин фикеренчә, бүген адвокатлар бик күп соруларга җавап бирә ала. Шул исәптән, урланган акчаларның кайдалыгы турындагысына. «Бу эштә аңлашылмаган нәрсәләр бик күп», – ди Галин. Шул ук вакытта Луизаның ире иреккә чыгарылганнан соң Салаватка кайтмаган. Ул Малахов тапшыруында катнашыр өчен Мәскәүгә киткән, дип яза Кызыл таң. Анда Хәйруллин Россия халкын Луизаны төрмәдән чыгару өчен акча җыярга чакырмакчы. Ул 23-25 миллион сум акчаны казинода оттырып бетерүе турында әйткән. Хәзер ул аларны халыктан җыеп бирергә исәп тота. «Новости» агентлыгы хәбәр итүенчә, Марат Хәйруллин хатыны урлаган 20 миллионнан да артык акчаны уенда оттырган. Әмма ул хатынының төрмәдә утыруын теләми.
Читайте нас: