Маяк
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 июль 2019, 17:30

Сөяркәсе белән “Лексус”та батып үләләр

Якутск шәһәре водолазлары Лена елгасыннан машинада баткан ике мәетне тартып чыгара.

Якутск шәһәре водолазлары Лена елгасыннан машинада баткан ике мәетне тартып чыгара. Ир белән хатын икесе дә ярымшәрә хәлдә була. Полиция хезмәткәрләре башта кем икәнлекләрен ачыклаган һәм ни рәвешле батып үлүләрен тикшергән. Lexus хуҗасы өйләнгән була, ләкин янында хатыны түгел, ә сөяркәсе утырган. Бу көнне алар ял итү һәм мәхәббәт белән шөгыльләнү өчен яр буена киләләр. Машинаның арткы утыргычында “эшләрен” тәмамлагач, ир йоклап китә. Сөяркәсе, машина йөртә белмәсә дә, ни сәбәпледер руль артына утырырга була һәм кузгалып китеп елгага төшеп китә. Икесе дә бикле машинадан чыгып өлгерә алмыйлар.
Социаль челтәрләрдә бу парны белгән кешеләр хәбәр итүенчә, ирнең ике баласы ятим калган. Хатыны иренең сулга йөрүен бу кайгылы хәбәрне ишеткәч кенә белә.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: