Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 июль 2019, 19:55

Телефонда утыру күпмегә төшә?

Телефонга текәлеп утыру – муенга 27 кило йөк асуга тиң.

Мобиль телефоннар өслеге җәмәгать бәдрәфе ишегенең тоткасыннан чистарак түгел. Лондонның Гигиена мәктәбе галимнәре шуны ачыклаган: аларның икесендә дә бактерияләр бер үк күләмдә. Чөнки күпләр кәрәзле телефоннарын көнозын кулларыннан төшерми. Кайсыбер бактерияләрнең сәламәтлек өчен никадәр зарарлы булуын һәрберебез белә.
Моннна тыш, телефоннарның сәламәтлек өчен тагын бер зыяны бар. Мәгълүм булуынча, кеше башының авырлыгы – уртача 5 килограмм. Телефон яки планшет белән кулланганда башны алга таба иябез, шуңа муен мускулларына йөк арта. Баш 30 градуска иелгәндә, муенга 18 килограмм йөк төшә, ә 60 градуска иелсәк, 27 килограммга кадәр авырлык килә. Бу инде без телефонга текәлгәндә аркага шулкадәр йөк төшә дигән сүз. Ә мондый хәлнең көн саен кабатлануы муен һәм баш авыртуларга китерергә мөмкин. Әлеге сондромга “текстовая шея” дигән исем дә биргәннәр.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: