Маяк
-21 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
11 июль 2019, 11:45

Егетләргә кыз юк, сыерларга үгез юк…

“Авылда сыерсыз буламыни!? Әлбәттә, асрыйбыз!” – дигән җавапны ишетергә теләсәк тә, нигездә гел киресе була.

“Авылда сыерсыз буламыни!? Әлбәттә, асрыйбыз!” – дигән җавапны ишетергә теләсәк тә, нигездә гел киресе була. “Сыерлар азая, көтүләр бетә”, – диләр. Кайда да сәбәпләре бер: азык әзерләү бик кыйммәткә төшә, асрауга киткән чыгымны терлек каплатмый, авыл картая, мал асрарлык кеше калмый...
“Сыер саварга түгел әле монда, егетләргә дә кызлар юк, үскән бере шәһәргә китә бара. Калам дигәне булса, аңардан мал карату юк инде ул!” – диләр. Ә күптән түгел әлеге проблемаларга тагын берсен һәм, ачыклануынча, шактый җитдиен өстәп әйттеләр. Авылда сыерларга үгез юк икән...
– Көтүгә чыккан саен йөрәк әрнеп кайта. Үгез булмагач, сыерлар кысыр кала яки вакытсыз, җәй көне бозаулый. Андый бозаулар кышка зәгыйфь көенчә, ныгып бетмичә керә, – диләр. Үгезләр көтүгә һәрвакыт “на халяву” йөрде. Ягъни аның өчен хуҗасы чират буенча көтү көтмәде. Бүген дә шулай бу. Әмма сугымга дигән үгезләрен көтүгә җибәреп, юкка чыгарырга теләмиләр, малларын утарында гына симертүне хуп күрәләр хәзер. Үзләрендә кабул итәргә мөмкиннәр, әлбәттә. Тик аннан миңа ни файда, дип караучылар артканнан арта. Авыл биләмәсе башлыгы да әлеге проблеманы хәл итеп йөрүне үз бурычы дип санамый. Чөнки җитәкчелек аңардан үгез сорамый, ә отчетлар, пичәтле документлар таләп итә. Ә бит заманында нәкъ авыл биләмәсе башлыгы хәл итеп йөргән бу проблеманы.
– Мин авыл җирлеге башлыгы булып эшләгәндә колхозның 5 центнерлы ике үгезен кыш көне үз йортымда асрап чыктым һәм ике сезон көтүдә йөрттем. Көтүдән көн дә каршы ала идем. Ашатырга фуражын бирәләр, ә менә печән үземнеке иде. Ашаттым инде. Авыл халкы риза булсын, дип тырыштым, – дип сөйли Хәмис бабай Гыймадиев.
Дөрес, әле дә урыны белән көтүгә үгез “китертеп тору” вариантын кулланырга тырышалар.
–Аллага шөкер, безнең очта сарык көтүе дә, сыер көтүе дә бар, хәтта көтүебездә үгез дә бар. Икенче оч көтүендә юк ул. Күрше авылдан үгез китереп көтүгә кушарга тәкъдим иткәннәр. Әмма ул имгәнә-нитә калса, кем чиратында имгәнгән, шул хакын түли дигәннәр бугай. Риза булмаган халык, – дип сөйләде Илеш районы Сүлте авылыннан Резида Садртдинова.
Җаваплылык зур, куркырсың да шул... Ни дисәң дә, үгез җитәкләп кенә йөртә торган мал түгел. Сыерга кушкач, имгәнеп, аягын сындырган очраклары да бар бит.
Элек көтүдә үгез булмаганда ферманың нәсел үгезләренә өметләнгәннәр, алар ярдәм иткән. Ике көнгә бер булса да авыл көтүенә бер үгез чыгара торган гадәт булган. Дәһшәтле, юан муенындагы калын чылбырларын шалтыр-шолтыр китереп, авыр, итләч гәүдәсен чак селкетеп йөргән, кыска юан алгы аяклары белән җирне тырнап, мөгезләре белән чирәмне актарып ташлаган ферма үгезе эчке тавыш белән генә иңрәп куйганда бөтен урам шым булгандыр. Тик андый үгезне дә, ул чөйгән яшел чирәмнең кәс-кәс булып һавага очканын да элекке совет киноларында гына күрсәң инде хәзер... Юк алар, фермаларда да юк. “Племзаводлар”да күптән үгез вазифасын ясалма орлыкландыручы башкара.
Көтүнең төп “тоткычы” үгез булуына мисал итеп Илеш районы Шәммәт авылын китерергә була. Шәхси хуҗалык саны 90га да җитмәгән авылның көтүендә 130 баш мал бар. Электр көтүче белән әйләндерелгән ике көтүлектә бозаулары йөри.
– “Үгез юк” дигән проблема турында ишеткән бар, тик безгә кагылмый ул. Безнең көтүдә, киресенчә, үгезләр күп. Сыер да күп асрыйлар. Өчәр, алтышар, хәтта сигез сыер тоткан кешеләр бар. Көтүгә чират буенча чыгабыз, ялланып көтүче юк, – ди авыл старостасы Нәүфәл Гарипов.
Бик күп авыллар көнләшеп карарлык күренеш бу. Сыер җитәкләп, үгез эзләп йөрмиләр биредә. Ә кысыр сыер асрауның ни кызыгы бар инде? Аны асрадың ни дә, асрамадың ни... Шуңа күрә үгезсез авылларда көтүләр саны азая, калган көтүләрдә сыерлар саны кими. Мал саны азайган саен көтүләрне берләштерә баралар. Ләкин күпчелек авыллар җәелеп утырган. Аның беренче сыеры көтүгә чыкканда соңгы булып көтүгә кушыласы сыерның хуҗабикәсе йокысыннан да тормаска мөмкин әле. Һәм киресенчә, кичен ул хуҗабикә сыерын савып, эшен бетергәндә, авылның теге очындагы сыер капка төбенә дә кайтып җитмәгән була. Юкка гына ата-бабалар бер оч малларын бер якка, икенче очныкын икенче якка куып яшәмәгән инде ул. Кайчандыр 150шәр баш малы булган көтүләрдә хәзер күп дигәндә 25-30 сыер йөри. Тик аларын көтәргә дә кеше таба алмыйлар. Чөнки нигездә сыерны һаман шул электән мал асрап, үз сөтен эчеп, үз маен ашап гадәтләнгән өлкәнрәк буын асрый. Бәлки читтә бала укыткан урта буында азрак бардыр маллар. Ә менә яшьләр исә сыер койрыгына бәйләнеп ятарга теләми. Яллап та көтүгә чыгара алмыйлар аларны. 150 сыер артыннан түгел, 20 сыер артыннан да көнозын йөриселәре килми. Атка атланып, я җәяүләп йөрмиләр дә соң –күпчелек машинада утыра. Ашарларына да пешкән күкәй белән ипи генә түгел, колбасасын, кыйммәтле кәнфитләрен, чипсыларын тоттырып чыгаралар. Акчалата да хакын түлиләр. Көтүче ялласаң, бер көне берничә меңгә барып баса. Ә сыер саны ике дистәгә чак тулган көтү чираты әйләнә дә килә. Җырчы Салават кечкенәдән көтү көткәнлеген сөйләп йөрсә дә, Америка президенты Теодор Рузвельтның сәясәткә кереп киткәнче ковбой-көтүче булуы бар дөньяга мәгълүм булса да, көтүче хезмәтенең “престижы” юк инде бүген.
Шуңа күрә ничарадан бичара дип, күп якта электр көтүче урнаштыра башладылар. Баштарак көтүчесез көтү буламыни, акчаны суга салу дип шикләнеп карасалар да, соңрак рәхәтен тоеп калдылар, күрәсең. Хакына килгәндә, бер гектар җирне иңләүче электркөтүче 12 мең сумнан башлана. Әлбәттә, көтүлек алай гына була алмый, ким дигәндә 3 гектар кирәктер. Өстәвенә, сыер малы йөренеп ашый, үлән дә таптала... Тик бу корылманы әллә нигә бер булса да күчереп булуны, киләсе елда да кулланып булуны исәпкә алсаң, тере көтүче белән чагыштырганда отышлы килеп чыга. Һәрхәлдә үз хакын каплатадыр “замана көтүчесе”.
Электр көтүчесе нидән гыйбарәт соң? Ул махсус генератор ярдәмендә эшли. Болынлыкның бер өлешен киртәләп алалар, генератор аша чыбыкларга түбән көчәнештәге электр тогы бирәләр. Һәр нәрсәне борыны белән тикшерергә өйрәнгән сыер бер-ике тапкыр эләккәннән” соң, аккумуляторны тотыштырмасаң да, чыбык янына якын да килми ди. Әлбәттә, электркөтүче алдылар да эшләре бетте түгел инде. Барыбер чират дигән нәрсә кала. Иртән малларны көтүлеккә илтеп, пружиналы капкасын ачып кертергә, кич исә көтүне кире чыгарып, “көтүче”не бикләп кайтып китәргә кирәк. Көндез дә күз-колак булып тормый булмый. Хәер, заман технологияләре шулкадәр алга киткән ки, хәзер көтүне компьютер аша гына карап көтүчеләр дә бар. Көтү башындагы иң акыллы, тәҗрибәле сыер мөгезенә ГЛОНАСС системасы буенча махсус навигация куялар. Система комьютерга да, кесә телефонына да көйләнгән. Өйдә утырган хуҗа вакыт-вакыт шуннан карап ала, көтү тарала башласа яки читкә китсә, тиз генә машинасы белән барып, куып кайта.
Ераклык мөһим түгел, спутник ярдәмендә Русиянең икенче почмагында булса да телефонга хәбәр килә. Дөрес, мондый системаны тормышта кулланып караучылар әлегә монда берәү, тегендә икәү, дигәндәй. Әмма шулай да якын киләчәктә авыл урамы буйлап көтүчесез, муенына GPS-трекерлар таккан сыерлар йөрмәгәе...
Ничек булса да көтүчесезлек проблемасын хәл итү юлларын таба авыл халкы. Тик менә үгезсезлек белән нишләр ул?
чыганак: матбугат ру
Читайте нас в