Аның салонында 39 пассажир булган.
Бүген кичке унынчы яртыда республиканың ЮХХДИ хезмәтенә 39 кешесе булган автобусның авариягә очравы турында хәбәр иткәннәр.
Автобус Уфа - Инҗәр - Белорет юлының 54нче километрында ауган.
Әлеге вакытта урында коткару хезмәте эшли. Ведомство матбугат хезмәте белдерүенчә, фаҗиганең сәбәбләре ачыклана.