Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 июль 2019, 14:00

Этләре хуҗасын ашаган

Май башында алар полициягә Мэкны таба алмаулары турында хәбәр итәләр.

57 яшьлек Фредди Мэк АКШның Винес шәһәреннән ерак түгел бер җирдә үз йорты белән яшәгән. Фредди ихатасында 18 эт асраган. Ул барлык тормышын шушы маэмайларга багышлаган. 2 атнага бер туганнары килеп, Фреддины кибеткә азык-төлеккә алып барганнар. Нәкъ шушы туганнары тәүге булып ирнең югалуын сизгән.
Май башында алар полициягә Мэкны таба алмаулары турында хәбәр итәләр. Усал этләр Мэкның туганнарын апрель аеннан алып ихатага кертми. Шериф ярдәмчеләре йортка керә, ләкин Фредди анда булмый. Аны участокта да табалмыйлар.
15 майда Мэкның ихатасында сөяк кисәге табалар. Маэмайлар тизәгеннән полицейскийлар берничә сөяк кисәге, чәч һәм тукыма кисәкләрен дә табалар. Генетик анализлар боларның барысы да Мэкныкы икәнен ачыклый. Этләр хуҗаларын сөякләре һәм киемнәре белән бергә ашаган булып чыга.
Мэкның 13 этен йоклатып, тагы 2сен атып үтергәннәр. Мәрхүм ирнең тагы 3 эте приютта кала бирә.
чыганак: матбугат ру
Читайте нас: